Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 апрель 2025, 06:10

Илебезне саклаудан - икмәк пешерүгә

Махсус хәрби операциядә катнашкан егет туган авылында икмәк пешерү цехын ачты. Икмәк исе, күмәч кадере… Бу сүзләрнең чын асыл мәгънәсен иртүк торып кырга чыгып киткән игенче һәм икмәк пешерүчедән дә ныграк белүче бармы икән? Югары Череккүлдә икмәк пешерү цехы ачкан шәхси эшкуар, махсус хәрби операциядә катнашкан солдат Рәзиф Рәмзил улының даны бик тиз арада еракларга таралды. БИКАЕВларның пекарнясында пешерелгән икмәк, камыр ризыклары белән авылдашлары гына түгел, күрше-тирәдә яшәүче илешлеләр дә яратып сыйлана. Юлыбыз төшкәч, без дә әлеге цехны күреп чыгарга булдык. Бу эшләрнең башында торган төп хуҗа эш урынында иде. Безне исә ул колач җәеп каршы алды.  

Илебезне саклаудан  - икмәк пешерүгәИлебезне саклаудан  - икмәк пешерүгә
Илебезне саклаудан - икмәк пешерүгә

Рәзиф Югары Череккүл авылында Рүзилә һәм Рәмзил Бикаевлар гаиләсендә дөньяга килә. Аңа ике яшь чагында әтиәнисе контракт төзеп, Казахстан АССРы Тургай өлкәсе Державинск поселогына китәләр. Биредә алар стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре частендә хезмәт итә. 1991 елда Ырынбур өлкәсенә күченеп, шундый ук частьтә хезмәтләрен дәвам итәләр. Биредә Рүзил 11 сыйныфны тәмамлый. Шул ук вакытта ремонтмеханика буенча курста белем ала. Хезмәт юлын ремонт-механика заводында башлый.

2003елда әтисе – прапорщик, әнисе кече сержант дәрәҗәсендә отставкага чыга һәм алар туган якларына – Югары Череккүл авылына кайтып төпләнәләр. Рәзиф “Молоко”, “Уют” җәмгыятьләрендә эшли. Белемен камилләштерү максатында читтән торып, Башкорт икътисади колледжын, Көнчыгыш икътисад дәүләт университетын тәмамлый.

Арытаба башкалага юллана егет һәм УМПО заводына эшкә керә. Биредә ул технологик җиһазлар буенча слесарь ремонтчы булып урнаша. Үз эшен зур җаваплылык, төгәллек белән алып бара.Җитәкчеләр, коллективы алдында ихтирам яулый. 2014 елдан цех мастеры булып эшли башлый. 2020 елдан үзенең юридик компаниясен булдырып, юрист һөнәрен башкара. Төрле мәсьәләләр буенча юридик сорау белән мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм кулын суза. 2023 елның 27 ноябрендә контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операцияга юллана.

-Контракт буенча хезмәт итүне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым. Чөнки минем ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашып, илебезне яклады. Әти-әнием дә хәрбиләр булды. Мин дә үземдә җаваплылык һәм ватанпәрвәрвәрлек хисләре тоеп, ватаныбыз сагына бастым. Мин карар кабул иткәннән соң күпләр миңа: «Син кая, ни өчен?» – диделәр. Әгәр дә без булмасак, кем? Әгәр кеше барырга карар итә икән, барсын. Мин барганыма бер дә үкенмим. Бары тик Ватанга хезмәт итәргә телим. Минем бурычым - аны яклау, - ди патриотик рухта тәрбияләнгән, герой картәтиләребез үрнәгендә үскән Рәзиф Бикаев горурлык белән.

2023 елның 5 декабрендә бер төркем солдат юлга кузгала. Екатеринбургта хәрби әзерлек узгач, декабрь азагында Дондагы Ростовка килеп төшәләр. 2024 елның гыйнвар башында Донецкида булалар. Рәзиф 103 нче полкның 3нче батальонында 9 ротада өлкән укчы итеп тәгаенләнә. Арытаба штурм гранатометчысы булып хезмәт итә. Позывное – юрист. Командада Башкортстаннан 4 кеше була. Аларны бер максат – дошманны тизрәк тар-мар итеп, җиңү яулау теләге берләштерә. Утлы ядрәләр астында хәрби туганлык хисе ныгый, барысы бер йодрык булып нацистларга каршы көрәшә.

Р.Бикаев төрле хәрби операцияләрдә катнаша. Фронтта аңа көн дә үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә, әмма кыю, яшен тизлегендә дөрес карарлар кабул итә белүче яугир беркайчан да югалып калмый. Аның шушы сыйфатлары үзен һәм яудашларын күп тапкырлар үлем тырнагыннан коткарып калырга ярдәм итә.

Каты алышларның берсендә Рәзиф яралана. Аны тиз арада госпитальгә озаталар. Мәскәүдә, Уфада, район үзәк дәваханәсендә дәвалау курслары узгач, кабат алгы сызыкка юллана яугир. Агымдагы елның гыйнварында сәламәтлеге какшау сәбәпле, демоблизацияләнә. Күрсәткән батырлыгы өчен IV дәрәҗә Георгий тәресе медале белән бүләкләнә.

Туган ягына исән-сау аяк баскач, күңелендә йөргән хыялын тормышка ашыра. Тормыш иптәше Юлия белән “Сладкоежка” икмәк-булка пекарнясын ачып җибәрәләр.

Ассортиментка килгәндә, ул бик бай. Ни генә юк! Пирог, пицца, камыр эчендәге сосиска, өчпочмак, пирожкилар... Шул рәвешле, цехта барлыгы 35 төрле ипи, камыр ризыгы пешерелә.

Яңа пешеп чыккан ипине, күмәчне, һәр төрле тәмлүшкәләрне халык тиз арада алып бетерә. Искереп, кибет киштәсендә продукциянең озак ятканы юк икән. Бу да Бикаевларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Моннан тыш, бәяләрнең кесәгә сукмавы, «Сладкоежка» пекарнясыннан урамга хәтле таралган хуш ис җәлеп итәдер сатып алучыларны. Алар берсеннән-берсе кызыктырып торган икмәкләрнең, пирогларның һ.б. камыр ризыкларының кайсын сайларга белми аптырый.

Пекарняда эшне тиз башкару түгел, ә җиренә җиткереп эшләү таләп ителә. Шулай эшләгәндә генә кондитер ризыклары матур һәм тәмле килеп чыга. Әлбәттә, бу эшне алтын куллы Юлия Юнир кызы зур осталык белән башкара.

-Тормыш иптәшем Рәзиф белән танышканчы, Уфада туганым ачкан икмәк пешерү цехында эшли идем. Анда кондитер һөнәренең бар нечкәлекләренә төшендем. Бүгенге көндә болар барысы миңа олы ярдәм булып тора.

Без иртә белән ачылабыз һәм халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртып, ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кичкә кадәр эшлибез. Шул ук вакытта әйберләр ассортименты даими рәвештә киңәйтелеп тора. Икмәгебезнең, продукцияләребезнең сыйфатлы булуы өчен без халык алдында җавап тотабыз. Бер төрле продукцияне җитештерүне тиешенчә үзләштереп, бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп бетмичә, икенчесенә тотынмыйбыз, - ди кулларында ут уйнатучы, ягымлы, ачык йөзле хуҗабикә эшенең бар нечкәлекләренә төшенеп, яратып башкаручы Юлия Юнир кызы.

Икмәк, камыр ризыкларын килештереп пешерү һәм халыкка яңа, йомшак килеш тәкъдим итү өчен барлык шартлар да бар. Биредә яңа заманча электр мичләре урнаштырылган. Бикаевларның планнары - киләчәктә эш киңлекләрен тагы да җәелдереп, заманчарак итү, ассортиментларны арттыру.

Туган илебезнең чын патриоты, көчле рухлы, батыр йөрәкле Рәзиф һәм Юлия Бикаевларга, афәрин, дими, ни диярсең. Илебез сагында лаеклы торган, утны-суны кичкән кыю яугирнең авылдашларын, райондашларын тәмле камыр ризыклары белән сөендерүе мактауга лаек. Ипи пешерү – авыр хезмәт. Бөтен кешегә иртүк кирәк, җылы кирәк. Шуңа да шәхси эшкуарлар тәүлек әйләнәсенә һәм ялларсыз чаба. Ә без сезнең хезмәткә сокланып: «Эшегез гөрләп барсын. Икмәк – ул табын күрке!» – дибез.

Лира КӘБИРОВА.

Илебезне саклаудан  - икмәк пешерүгә
Илебезне саклаудан  - икмәк пешерүгә
Илебезне саклаудан - икмәк пешерүгә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас