Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 апрель 2025, 07:00

Күркәм гомер юлы

Районыбызда хезмәт сөючән, җылысын салып башкаручылар яши. Шуларның берсе — Альмира ФӘРРАХОВА, ул сәүдә тармагында 35 елдан артык эшли.

Күркәм гомер юлыКүркәм гомер юлы
Күркәм гомер юлы

Альмира Касыйм кызы Югары Яркәй авылында Хәнә һәм Касыйм Фәрраховлар гаиләсендә туып-үсә. Әтисе район кулланучылар оешмасында баш бухгалтер булса, әнисе икмәк-булка пешерү заводында – өлкән бухгалтер. Альмира мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә укый, төгәл фәннәрне ярата. Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәпне (хәзерге Т.Рахманов ис.) алтын медальгә тәмамлый. 1982 елда яшүсмер кыз әтисеннән ун сум акча сорап алып, чемоданына кирәкле китапларын тутырып, берүзе Мәскәүгә юл тота. Аның теләге - Мәскәү кооператив институтына укырга керү.

-Әтием мине һәр көнне саф һава суларга прогулкага алып чыга иде. Шулай берсендә район кулланучылар оешмасы яныннан узганда ишегендә Мәскәү кооператив институтына абитуриентлар җыю турындагы белдерүне күрдем һәм шунда барырга карар иттем. Бу турыда берәүгә дә әйтмәдем, - ди ул елларны хәтерләп Альмира Касыйм кызы.

Тәвәккәл кыз бер генә имтихан - математикадан тапшырып, кооператив сәүдәне оештыру икътисады факультетына укырга керә. Бар тырышлыгын салып, белем үрләрен яулый ул. Шау- шулы талиб еллары сизелми дә үтеп китә. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала яшь белгеч.

1987 елда Уфа шәһәрендәге Башкорт кулланучылар берлегендә икътисадчы булып хезмәт юлын башлый. Альмира Касыйм кызы коллективта беренче көннән үк үзенең белемле, игътибарлы, сабыр холыклы, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре арасында абруй казана. Оешма җитәкчелеге тарафыннан да аның адресына һәрвакыт тик мактау сүзләре юллана.

Соңгы елларда икътисад заман белән бергә үзгәреш кичерә, отчет төрләре арта. Димәк, икътисадчыдан һәрдаим игътибарлылык, яңалыкларны башлап өйрәнү, белеп куллану, тынгысыз хезмәт кирәк. Менә шундый тыйнак, тәртипле булганы өчен аны ихтирам итәләр. Һәр тармакта тәртип булдыруга, сәүдә тармагына эшкә килгән яшь кадрларны исәп-хисап серенә, документлар белән эшләргә өйрәтүгә бар осталыгын сала.

Арытаба А.Фәррахова гаиләсе белән Югары Яркәйгә кайтып төпләнә. 2011 елда район үзәгендәге “Пятерочка” супер маркетына директор булып урнаша. Бераздан соң ул супервайзер булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Ләкин озаклап ял итәлми ул, үз һөнәре остасын чакырып алып, кабат директор вазифасын йөкләтәләр. Альмира Касыйм кызы бүгенге көндә бу вазифаны зур җаваплылык белән алып бара. Коллективны бергә туплап, яшьләргә үрнәк булып, һәрвакыт тәҗрибәсе белән ур-таклаша, ярдәм кулы сузарга әзер.

Үзе дә: «Кайда гына эшләсәм дә, һәрчак яхшы күңелле, эшсөючән, җаваплы, намуслы кешеләр белән эшләргә насыйп итте. Әлеге хезмәтемдә кешеләр белән еш аралашырга туры килә. Кешеләргә ниндидер файда китерә алуым күңелгә шатлык өсти. Эшемнән бик канәгатьмен», – ди ул.

Уңган, эшсөяр хезмәткәр “Пятерочка” челтәре магазины җитәкчелеге тарафыннан “Изумруд” ордены белән бүләкләнә.

Альмира ханым шәхси тормышында да бәхетле. Гаиләсендә иренә тугры гомер юлдашы, балаларына кадерле әни, оныгына яраткан дәү әни ул. Күз карашыннан, бер сүздән аңлап торучы тормыш иптәше Валерий Иванович белән чәчләрен чәчкә бәй- ләп, дөнья коралар. Алар өч кызга гомер бирәләр. Бүгенге көндә кызлары Алина Мәскәүдә Шереметьево аэропортындагы “Duty Free” магазинында эшли. Тормыш иптәше Дмитрий белән уллары Давидны тәрбиялиләр. Инга Русия кооперация университетын кызыл дипломга тәмамлап, «МеталлПрофиль» холдингта - баш икътисадчы. Инна Югары Яркәйдәге “Магнит” ма-газинында кассир-сатучы һөнәрен башкара.

Альмира Касыйм кызы уңган  хуҗабикә дә. Ул якыннарын төрле тәмле ризыклар пешереп сыйларга ярата. Гаилә башлыгы Виктор бакчачылык белән шөгыльләнә. Бакчаларында үскән яшелчә-җимеш мул уңышы белән сөендерә. Хуҗабикә алардан төрле кабымлыклар, салатлар, компотлар эшли.

“Минем ике бәхетем бар: беренчесе – гаиләм, икенчесе – яраткан эшем. Бу ике күңел шатлыгым гомер буе миңа юлдаш”, - ди Альмира. Әйе, бу тормышта үз юлыңны табып, гомер бусагасыннан дөрес атласаң гына бәхеткә ирешеп була. Ә Альмира нәкъ шундыйлардан. Киләчәктә дә аңа уңышлар теләп, тазалыкта, үзе кылган изгелекләре үзенә кире кайтып, бәхеттә генә яшәргә язсын иде.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас