Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 апрель 2025, 10:00

Тормыш иминлеге - бердәмлектә

Кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны гаиләсе алып тора. Шушы биш хәрефтән торган сүзгә нинди олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек салынган. Ул әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне, ата-бабалар тәрбиясен һәм тәҗрибәсен кадерләп саклаучы да, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче дә. Гомер юлында бер булып яшәүче, максатлары уртак, тормышка карашлары бер төрле булган гаиләләргә карап күңел куана. Шулай ук үз гаиләсен яратып, тормышын яхшы алып баручы һәм балаларының язмышы өчен җан аткан тырыш парлар сокландыра.

Тормыш иминлеге - бердәмлектәТормыш иминлеге - бердәмлектә
Тормыш иминлеге - бердәмлектә

Сеңрән авыл мәдәният йортында мәдәни оештыручы Флира Камалова оештыруында чара үтеп, ул алтын туйларын билгеләүче күркәм парларны тәбрикләүгә багышланды. Бер-берен тәү караштан аңлап, хөрмәт итеп, гаилә учагының җылысын саклап 50 ел бергә яшәгән өлкәннәребез - авылыбызның күрке һәм горурлыгы.

Гомер итү - үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, я кояш пешерә, я каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итә. Бу сүзләрнең тулы мәгънәсен, мөгаен, тантананың сәбәпчеләре - иңне-иңгә куеп тормыш авырлыкларын җиңеп килгән парлар гына аңлыйдыр.

Музыка астында сәхнә түренә үткән алтын туйларын каршылаучы Фәния һәм Фәүзетдин Ямалетдиновлар, Дания һәм Тәлгать Таймасовлар, Рәшидә һәм Мирзәлиф Закировлар әлеге тантананың лаеклы һәм кадерле кунаклары булдылар. Әлеге парлар хезмәт алдынгылары, балалар тәрбияләгән, тормыш тәҗрибәләре белән бүген дә нарасыйларына терәк-таяныч булган әти-әниләр. Хөрмәтләү һәм тәбрикләү сүзләре күп булды бу көнне. Аларны Кадер авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Галимов ихлас тәбрикләп, БР Башлыгы Радий Хәбировның котлау хатын, бүләкләрен тапшырды. М.Горький ис. кооператив рәисе Айдар Харисов, авылдашыбыз, язучы, шагыйрь Марат Кәбиров котлау сүзләрен җиткерде. Газиз кешеләренә туганнары, балалары, дуслары, хезмәт коллективлары да изге теләкләрен белдереп, истәлекле бүләкләрен бирде.

Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, биредә намуслы хезмәт итеп яшәүче бу ветераннар бүген дә яшәү дәртен сүндерми янып яшиләр.

Бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Ямалетдиновлар өч балага – ике малай һәм кызга гомер бирәләр. Кызганычка каршы, улларын югалту кайгысын кичерергә туры килә өлкәннәргә. Кызлары әти-әнисенә 2 онык бүләк итеп, тормышларына кояшлы көннәр өсти. Фәүзетдин абый бар гомерен тракторчы һөнәренә багышлап, намуслы хезмәт салды. Фәния апа Сеңрән төп мәктәбендә балаларга математика, физика фәненнән төпле белем бирде.

Дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, узган елларны санамый, киләчәккә якты өметләр баглап яшәүче Таймасовлар гаиләсе дә соклану уята. Тәлгать Әнвәр улы яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып, илебез бураларын икмәкле итү өчен зур тырышлык салды. Дания апа М.Горький ис. кооперативта сыер сауды, лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында повар булып эшләде. Кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт мактаулылар сафында булды.

Алар өч балага гомер биреп, үзләре үрнәгендә тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә балаларына үрнәк булып, дөрес тәрбия биргән гади авыл кешеләре оныкларының уңышларына сөенеп, тормыштан канәгать булып гомер кичерәләр.

Хезмәт юллары белән күпләргә үрнәк булып торучы Закировлар һәр туган таңга сөенеп яшиләр. Үз һөнәре остасы Мирзәлиф Закиров язгы, көзге мөһим кампанияләрдә, сенаж, силос, печән хәзерләүдә өлгерлек күрсәтә, мактаулылар сафында була. Тәҗрибәле тракторчыга иң катлаулы һәм җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар. Ул социалистик ярыш җиңүчесе, II һәм III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. Рәшидә апа сәүдә тармагында намуслы хезмәт сала. Ул үз һөнәрен зур осталык һәм җаваплылык белән башкара. Закировлар ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарды. Дүрт оныклары – аларның олы куанычы.

Шатлыкларын да, авырлыкларны да бергә кичереп, пар канат булып шушы көнгә кадәр килеп җиткәнсез икән – моңа сокланмый мөмкин түгел. Сикәлтәле тормыш юлыннан сабыр булып, балалар үстереп, төпле гаилә булып яшәү өчен утны-суны кичкән буын сез. Яшьләргә дә сезнең язмышлар үрнәк булсын иде. Киләчәктә дә исәнлектә, бер-берегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, яшь буынга өлге булып яшәргә насыйп булсын сезгә. Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул.

Лира ГӘРӘЕВА.

Тормыш иминлеге - бердәмлектә
Тормыш иминлеге - бердәмлектә
Тормыш иминлеге - бердәмлектә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас