

Бүген районда гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, аларның иминлеген Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча 18нче янгын-коткару отрядының 122нче янгын коткару часте, Семилетка һәм Теләпәндәге “РН-Янгын хәвефсезлеге” җәмгыяте “Башкортстан” филиалының 2 нче янгын хәвефсезлеге һәм авариякоткару эшләре идарәсенең 115нче һәм 116нче янгын сүндерү часте, Андреевка авылындагы 31нче янгынкоткару частенең аерым посты хезмәткәрләре, районның бердәм дежурдиспетчерлык хезмәте, авыл биләмәләренең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның янгын сүндерү командалары, янгын хәвефсезлеге җәмәгать инспекторлары һәм волонтерлар саклый.
«Янгын хәвефсезлеге турында»гы Федераль закон нигезендә безнең бурыч-янгыннарны кисәтү һәм сүндерү, төрле аварияләр, юл-транспорт һәлакәтләре һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында авария-коткару эшләрен үткәрү.
Тиешле заманча җиһазландырудан, укытылган кадрлардан башка без үзебезгә йөкләтелгән бурычларны үти алмыйбыз. Хәзерге вакытта безнең хезмәткәрләр безнең алда торган бурычларны уңышлы үтәү өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән – бу төтенле шартларда эшләү өчен заманча аппаратлар, гидравлик һәлакәттән коткару инструментлары, башка янгын сүндерүтехник кораллар, махсус кием һәм кирәк-яраклар.
2024 елда янгын сүндерү-коткару частьләре арасында хезмәтне саклау буенча республика смотрконкурсы үткәрелде. Нәтиҗәдә безнең часть республиканың 94 бүлекчәсе арасыннан 7 урынны алды.
Шәхси состав көче белән янгын сүндерү автомобильләрен һәм янгын сүндерү-техник коралларын, янгын сүндерү депосы биналарын төзек хәлдә тоту буенча эшләр башкарыла.
Муниципаль район хакимияте тарафыннан авыл биләмәләрендәге ирекле янгын сүндерү командаларын тотуга зур игътибар бирелә. Узган ике елда өч яңа янгын сүндерү автомобиле сатып алынды. Район янгын сүндерүчеләр командаларының ел саен әзерлек смотрларын уздыру күркәм традициягә әверелде.
Безнең хезмәттә хезмәткәрләрне һөнәри әзерләүгә җитди игътибар бирелә. Барлык яңа кабул ителгән хезмәткәрләр Уфа, Самара, Екатеринбург, Саратов шәһәрләрендәге уку пунктларында һәм үзәкләрендә башлангыч әзерлек уза. Җитәкче вазыйфаларга урта һөнәри һәм югары белемле шәхесләр генә кабул ителә.
Төп эшләрдән тыш, безнең коллектив районда һәм республикада уздырыла торган җәмәгать - төзекләндерү буенча төрле өмәләр, үзешчән сәнгать смотрлары, спорт чараларында да актив катнаша. Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре свода катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыюда актив катнаша.
Балаларга янгын хәвефсезлеге нигезләрен аңлату максатында без янгын-техник күргәзмә мөмкинлекләрен киң кулланабыз, Ачык ишекләр көннәрен үткәрәбез. Ел саен балалар сәламәтләндерү лагеренда янгын сүндерү техникасын күрсәтәбез. Безнең хезмәткәрләр мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, гражданнар җыеннарында янгынга каршы темага чыгышлар ясый.
Авыл биләмәләре комиссияләре белән берлектә торак йортларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдларда катнашабыз. Ветераннар белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырыла.
Ветераннар ел саен янгын күзәтчелеге көнен бәйрәм итүгә чакырыла, аларга өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырыла. Узган чорда эш йомгаклары буенча оперативхезмәт эшчәнлегендәге уңышлары өчен караул начальнигы Данис Садертдинов ”Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 30 ел” медале белән бүләкләнде. Бүлекчә командиры Вадим Гарифуллин - муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасына, водитель Руслан Шакиров муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәтенә лаек булды. “Урал” җәмгыяте ирекле янгын сүндерү командасы янгын сүндерүчесе Әлтаф Вәлиханов Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Рәхмәтен алды.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык янгын сүндерү хезмәткәрләрен һәм ветераннарны ихлас тәбриклим, барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә һәм барлык башлангычларда уңышлар телим.
Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 18 янгынкоткару отрядының 122 янгын-коткару часте начальнигы.