Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 Май 2025, 10:00

Күңел көрлеген югалтмаган Наҗия әби

Районыбызның иң өлкән кешесе, Игмәт авылында яшәүче наҗия әби Даутова агымдагы елның 20 апрелендә 105 яшен билгеләп үтте.

Күңел көрлеген югалтмаган Наҗия әбиКүңел көрлеген югалтмаган Наҗия әби
Күңел көрлеген югалтмаган Наҗия әби

Гомере буе колхозда эшләгән, төрле авырлыкларны үз иңсәсендә кичереп тә сынмаган-сыгылмаган, күңел көрлеген югалтмаган, горурланып сөйләрлек өлкән буын вәкиле ул.

Районыбыз йөзьяшәре бүген дә үзен бик яхшы хис итә: без килгәндә матур яулыгын ябынып, дисбесен тартып утыра иде. Наҗия әби балаларының үзе күп кичергән тормыш михнәтләрен күрми, якты, иркен, җылы йортта, муллыкта гомер итүләренә сөенеп туя алмый, һәр таңын барлык дөньяга, кешелеккә изгелек, илебезгә тынычлык теләүдән, дога кылудан башлый.

Узган гасырда, 1920 елда дөньяга килгән Наҗия әби туган җиреннән, авылыннан аерылмый. Йөздә биш ел гомерендә аның хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылган. Бала чагы колхозлашу, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән ачлыкхәерчелек, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр дә Наҗия әбине читләтеп үтмәгән.

1939 елда ул авылдашы Хәкимҗан Даутовка тормышка чыга. 1941 елда беренче балалары Лүзә дөньяга килә. Яшьләрнең матур гына башланып киткән тормышын Бөек Ватан сугышы челпәрәмә китерә. Гаилә башлыгы фронтка китә һәм 1943 елда “хәбәрсез югалды” дигән кара кәгазь килә.

Сугыш чорында кичергән газапларны Наҗия әби бүген дә яхшы хәтерли, ачлыктан калтырап торган килеш колхозда эшләп йөргәннәрен, Груздевкадан кул арбасы белән икмәк ташыганын тетрәнеп сөйли.

-Бөек Ватан сугышы башланганда миңа егерме бер яшь иде. Авылдагы эшкә яраклы ирегетләр фронтка китеп беткәч, барлык җаваплылык хатынкызлар, ныгып та җитмәгән яшьҗилкенчәк һәм үсмерләр иңенә төште. Мин ат җигеп, урман кисәргә йөрдем, сабан сөрдем, көлтә дә бәйләдем. Бер эштән дә куркып тормадым, көчем җитәрме дип уйланырга да вакыт булмады, җиңнәрне сызгандым да, эшләдем дә эшләдем. Күпме авырлыклар күреп тә, үлмичә калганбыз, алай гынамы, 105кә кадәр яшәргә насыйп булган бит. Болар барысы да артта калды, бүген оҗмахта яшәгән кебек гомер кичерәм. Балаларым, оныкларым минем өчен өзелеп тора. Барлык теләгәнем шул: дөньялар тыныч булсын, махсус хәрби операция илебез өчен Җиңү белән тәмамлансын, башка сугышлар булмасын, әниләрнең күз яше түгелмәсен, - ди юбиляр.

Наҗия әбинең сөйләгәннәрен гаҗәпләнеп тыңлап утырасың. Күпме гомер узган, ә ул кайбер вакыйгаларны, кешеләрнең исемнәрен әле кичә генә булгандай хәтерли.

1946 елда авылдашы фронтовик Вафи Газетдинов белән гаилә коралар. Бер - бер артлы дүрт бала дөньяга килә, бүген барысы да сау-сәламәт. Наҗия әби белән Вафи бабай тату гомер кичерә. Гаилә башлыгы Игмәт мәктәбендә, ә әби колхоз яшелчә бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыга.

Әйе, 105 яшен тутыруына карамастан, әбинең зиһененә күз тимәсен, бар үткән гомерен хәтерли, чынлап та, сокланып туялмаслык. Үз аякларында йөри, хәрәкәттә булырга тырыша.

Акъәби бүгенге көндә кызы Илүсә апа белән кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

-Безнең әни бик сабыр кеше, - ди Илүсә апа. - Ул бер зарланмый, балаларга, оныкларга сәламәтлек теләп, догалар укып кына утыра. Намазны да калдырмаска тырыша. Кергән, килгән кешене күреп өлгермәсә, тавышыннан танып ала. Кадерлем һәрвакыт яхшы күңелле, олы йөрәкле булды. Мин аның кеше белән талашканын, сүзгә килгәнен хәтерләмим, шуңа күрә күршеләр белән дә бик тату тордык. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, әле дә үзен карап-тәрбияләп тора. Эшләп яшәсәң, тормышта бар да була, ди ул. Безне дә хезмәткә өйрәтеп үстерде, рәхмәт аңа. Күз тимәсен, әни белән бик рәхәт гомер итәбез, алга таба да исән-сау торырга язсын.

Шактый олы яшькә җитеп тә камил акылыңны, күңел көрлегеңне саклап калу үзе зур бәхеттер ул. 105 яшендә дә үз зихенен югалтмаган Наҗия әби Коръән аятьләрен яттан белә, намазын да калдырмаска тырыша, яңалыклар белән дә кызыксына, кергән кешегә изге теләкләрен, догаларын юллый.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас