

Тизлек, ышанычлылык һәм абонентларга игътибар — үзәк эшенең төп принциплары. Санлы технологияләр арзанрак булсын өчен, “Ростелеком” төбәктә оптик челтәрләрне актив төзи.
2024 ел район өчен алга китеш чоры булды: дүрт авылны — Йонны, Исәмәт, Дөмәй һәм Базытамакны GPON га тоташтырдык. Хәзер 1061 йорт хуҗалыгы 300 Мбит/с тизлектә интернеттан файдалана ала, интерактив ТВ карый яки йортны саклау өчен «видеокүзәтү» урнаштыра ала.
“Халыкның искергән ADSL дан оптикага күчүе сөендерә. Югары тизлекләр һәм отышлы тарифлар - төп аргументлар”, - дип билгелиләр компаниядә.
Агымдагы елда Җәйләү авылында тиз интернет барлыкка килде. Ә планнарда - GPON челтәрен районның башка торак пунктларында киңәйтүне дәвам итү. Яңа тоташтырулардан тыш, команда иске инфраструктураны модернизацияли. 2024 елда Кадер, Сеңрән һәм башка авылларда 38 агач терәк тимер-бетонга алыштырылды.
Югары Череккүл, Йонны һәм башка торак пунктлардагы аккумуляторларны яңарттык. Хәзер электрны сүндергәндә дә элемтә өзелмәячәк.
Коллектив дус һәм барысы бергә бер команда булып эшли. Инженер Л.Шәйхелисламов һәм мастерлар А.Гыйндуллин, А.Кәбиров, А.Бакиров, Р.Рамазанов, И.Фәррахов, Р.Имамов һәм башкалар.
Коллективта 1994 елдан алып эшләүче Рәзил Рамазановны аерым билгеләп үтәсе килә. Мондый кешеләр — компаниянең нигезе буып тора.
Барлык хезмәткәрләрне һәм элемтә ветераннарын һөнәри бәйрәмебез һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Компания ветераннарына – районда элемтә үсешенә зур өлеш керткәннәре, ә хезмәттәшләремә фидакарь хезмәт һәм абонентларыбызга игътибарлы мөнәсәбәт булдырганнары өчен рәхмәт белерәм.
Альберт КАРИПОВ, Дүртөйле сервис үзәгенең клиентлар сервисы төркеменең әйдәп баручы инженеры.