

Аз гына сугыш чорында әтиемәнием сөйләгән сәхифәләргә күз ташлыйк але. Минем әнкәй Мөсәббиха яшь чагында Татар Мәнәвез авылына яшь егеткә кияүгә чыга. Ләкин бәхетләре озакка бармый – сугыш башлана һәм ирен туган илен сакларга алып китәләр. Ул сугышның беренче айларында ук һәлак була һәм минем булачак әнкәй тол кала.
Әткәем Хәмит Хуҗин 1918 елда туган. Сугышка кадәр армиядә хезмәт итеп кайткан. Астма чире белән чирләп, сәламәтлеге какшый. Сугышның башыннан ахырына кадәр тылда хәрби заводта эшләп, фашист Германиясен җиңүгә үз өлешен кертә.
Күптән көтелгән Җиңү килә һәм сугыштан соң әткәй белән әнкәй бер-берсен табалар. Гаилә корып, биш балага гомер бүләк итеп, тәрбия бирәләр.
Минем тормыш иптәшемнең әтисе Шәрәфислам Зыятдинов 1919 елда туган. Аны “халык дошманы” улы дип йөрткәннәр, әтисе совет власте тарафыннан “кулак” дип сөргенгә озатылган. Сугыш башланыр алдыннан Белорет төрмәсендә утырган була. Сугыш башлангач, совет власте гаделсезлегенә риза булмыйча, төрмәдән кача. Атнадан артык җәяүләп өенә кайтып җитә һәм фронтка җибәрүләрен сорап, властьларга бирелә. Качкан өчен аны туп-туры штрафной батальонга билгелиләр. Ни гаҗәп, ул анда бик озак сугыша. Аның сүзләренчә, яраланып, госпитальләрдә ята һәм калак сөяге авыр яралангач, үзен өйгә кайтарып җибәрәләр.
Безнең әткәй-әнкәйләребез илне сугыш җимерекләреннән күтәргән, ачлык-ялангачлыкка, яшьләре 40тан өстә булуларына карамастан балалар табып үстергән куркусыз, тоомыштан ямь һәм тәм табып яши торган нәселдән.
Әле дә хәтеремдә, мин 2 сыйныфта укыган вакытта әнкәй, күп балалы ана булганы өчен 50 яшеннән пенсиягә чыкты. Шулай итеп, алар мине пенсиядә тәрбияләде һәм укытты. Минем әткәй: “Сезгә бер вакытта да без күргәннәрне кичерергә язмасын”, - ди торган иде.
Еллар үтә, тарихны танымаслык булып үзгәртеп бетерерләр, ләкин без, революция җырлары астында үскән совет кешеләре токымы бу Җиңүнең нинди авыр шартларда яуланганлыгын бик яхшы беләбез. Эштә кайвакыт мин ул җырларны эчтән көйләп йөрим. Алар күңелемне күтәрә.
Советлар Союзын таркаттылар һәм барысы да аркылы китте. Телевизордан бер сәяси күзәтүче бу хәл турында: “Бер акыл иясе әйтүенчә, башта авыр булды, аннан соң тагы да начаррак”, дигән. Мин ышанам, моннан да начаррак булмас инде. Бүгенге көндә Украина территориясендә барган махсус хәрби операция дә безнең халыкны какшамас,
бөгелмәс итә. Мин беләм һәм һичкайчан шикләнмәдем – бер гәлектә без җиңәчәкбез, җиңү безнең якта булыр!
Айрат МӘСӘЛИМОВ. Уфа шәһәре.