

Һәр никах - ике йөрәкнең тигез, тату гомер итүенә башлангыч. Шуңа күрә барлык дәүләтләрдә дә гаилә мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Чөнки җәмгыятьнең нык һәм рухы сәламәт булуы гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, тәрбиянең куелышына бәйле.
Районыбыз гомер юлларыннан матур атлаучы, пар канатлар булып, бер-берсен кайгыртып яшәүчеләрнең күп булуы белән горурлана ала. Күп балалы гаиләләрне яклау өчен районда максатчан чаралар күрелә, демографик хәлне яхшырту максатында федераль һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла, күркәм гаилә бәйрәмнәре традициягә керә.
Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да күркәм бәйрәм белән ихлас котлыйм. Гаилә ныклыгын саклый алганыгыз, гомер иткән йортыгызга һәм мәхәббәткә изге итеп караганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.