Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 Май 2025, 10:00

Тарихыбыз - буыннар хәтерендә

Агымдагы елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алып районда беренче “Үлемсез полк” Дөмәй авылы урамнары буйлап үтте. Халык сугышта катнашкан, яу яланнарында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыкты.

Тарихыбыз - буыннар хәтерендәТарихыбыз - буыннар хәтерендә
Тарихыбыз - буыннар хәтерендә

Дөмәй авылы 458 батыр фронтовикны һәм Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинны биргән төбәк. Җиңү көне алдыннан үткән тантаналы чарада биредә Илеш каһарманы истәлегенә берьюлы тактаташ һәм бюст ачылды. Совет урамы башында беренче мемориаль такта герой исән чакта урнаштырылган була. Ә.Абдуллин нәкъ шушы урамда туып үскән. Быел дөмәйлеләр киңәшләшеп, тактаташны тулысынча яңартырга карар итә. Бар халык акча җыюда катнаша. Дамир Даутов, Наил Кашапов, Дамир Җиһануров та матди ярдәм күрсәтә.

Тактаташны ачу хокукы геройның уллары Наил һәм Марат Абдуллиннарга тапшырылды.

Чара Ә.Абдуллинның исемен йөрткән мәктәп алдында дәвам итте.

2020 елда билгеле меценат, Русиянең атказанган төзүчесе, Илешнең почетлы гражданины Рабис Сәлихов ярдәме белән монда мемориаль комплекс төзелгән. Быел исә анда геройга бюст тергезү идеясе барлыкка килә һәм уен тормышка ашыра.

Рабис Сәлих улы билгеләвенчә, бюстны булдыру - бөек шәхесләргә ихтирамыбыз, үткәннәргә карата мөнәсәбәтебез билгесе. Балаларны да геройлар үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез.

Бу көнне Ә.Абдуллинның уллары, агалы-энеле Наил һәм Марат зур дулкынлану белән әтиләренең истәлеген саклауга көч салган һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Без ата-бабаларыбызның батырлыгын хөрмәт итәбез һәм саклыйбыз, киләсе буыннарга бурыч һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тапшырабыз. Тарихыбыз буыннар хәтерендә мәңге яшәсен, ә йөрәкләребез үткән заман геройларына мәхәббәт һәм хөрмәт белән тулсын.

***

Илебез халкы һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта. Чөнки 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләрдә җуелмаслык эз калдырган.

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган һәйкәлләр төзекләндерелә, елдагыча чистартыла. Әлеге акцияләрнең төп максаты: Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиреңә, халкыңа, милләтеңә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.

Һәйкәл ачылу – авыл халкы өчен генә түгел, ә бөтен район өчен дә зур вакыйга. Бу көнне Рсай авылы халкы да шатлыклы мизгелләр кичерде.

Рсайлылар һәм читтә яшәгән авылдашларының бердәм көче, күмәк ярдәме белән төзелгән һәйкәл аеруча күркәм урында – авыл уртасында урнашкан. Һәйкәл үткән белән бүгенгенең, батырлык белән хәтернең берлеге буларак кабул ителә. Бу – чын мәгънәсендә халык һәйкәле, халык хәтере ул. Һәйкәлләр - буыннар чылбырының дәвамы.

Авыл халкы шушы изге эшне башлап йөрүче осталар Данил Шәрәфетдиновка, Айрат Хаковка чиксез рәхмәтлеләр. Шулай ук Дамир Кадраев, Алик Сабиров, Ринат Әсадуллин, Рөстәм Нуретдинов, Рүзил Кәшбиев һ.б., спонсорлык күрсәтүче “Урал” җәмгыяте җитәкчелегенең ярдәме гаять зур булган.

Тантаналы чара “Үлемсез полк” акциясе белән башланып китте. Арытаба бәйрәмгә килгән кунакларның, мәктәп укучыларының чыгышлары тыңланды, көчле алкышларга күмелде.

Бу һәйкәл – киләчәк буыннарга юл күрсәтүче үзенчәлекле бер маяк, ул Ватанга мәхәббәт, туган җиргә тугрылык хисләрен тәрбияләүдә зур роль уйнар, дип ышанабыз. Безнең бурыч – үткәннәрне хөрмәтләү, бүгенгене саклау һәм киләчәкне кайгырту. Һәйкәл мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын!

Тарихыбыз - буыннар хәтерендә
Тарихыбыз - буыннар хәтерендә
Тарихыбыз - буыннар хәтерендә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас