

Узган елны, 22 декабрьдә, районда якташыбыз, легендар очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды. Мөһим вакыйга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды. Һәйкәлне М-12 «Восток» федераль трассасына керәчәк «Волга»М-7 автоюлы участогын реконструкцияләү барышында куйдылар. Муса Гайса улы Гәрәевнең язмышы безне рухландыра, һәм без аның белән горурланабыз, истәлеген кадерләп саклыйчакбыз.
"Атайсал - кече Ватан" программасына ярашлы әлеге изге эшкә Бишкурай авылыннан авыр атлетика буенча СССР спорт мастеры, БАССР чемпионатының көмеш призеры, 1990 елда СССР спорт делегациясе составында Сиэтлдагы (США) Игелекле ихтыяр уеннарында катнашкан, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Фәвил Габдрахман улы Гыйльданов оештыру эшләрен контрольдә тотып, уртак идеяне тормышка ашырырга ярдәм итә.
Бу символик һәйкәл безнең барыбыз өчен дә мөһим. Без Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын һәрвакыт хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Һәйкәл бик матур килеп чыкты, узып баручы һәркем Башкортстанның чын геройларның ватаны икәнен беләчәк.