

Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр еллар өлкән буынның йөрәгендә уелып калган, ә менә яшь буынга тарихи үткәнебез турында без җиткерергә бурычлы. Нәкъ шушы максатны алга куеп, Иске Нәдер авылында Җиңү паркы ачылды.
Анда яу кырында илебез азатлыгы өчен башын салган солдатлар исемнәре уелып язылган яңа стелла, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Хәлил Галиәкбәр улы Нәбиев аллеясы, чишмәгә төшә торган юл булдырылган.
"Атайсал - кече Ватан" проекты кысаларында әлеге күләмле чараны тормышка ашыруда Базытамак урта мәктәбенең туган һәм рус телләре укытучысы Ильмера Ахунова һәм аның тормыш иптәше Рәмил аеруча активлык күрсәтте. Алар авыл халкын бергә туплап, оештыру эшләрен башкарды.
Шулай ук шушы авылда туып-үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Эмма Әхмәтова, Хәлил Нәбиевның туганнары спонсорлык ярдәме күрсәтте, ә авыл халкы кулыннан килгәнчә үз өлешен кертте.
Бу һәйкәл - киләчәк буыннарга юл күрсәтүче үзенчәлекле бер маяк, ул Ватанга мәхәббәт, туган җиргә тугры лык хисләрен тәрбияләүдә зур роль уйнар, дип ышанабыз. Безнең бурыч – үткәннәрне хөрмәтләү, бүгенгене саклау һәм киләчәкне кайгырту. Һәйкәл мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын!