Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 Май 2025, 06:00

Антына тугры Фидүснең батырлыгы онытылмас

Моннан ике ай элек – 3 мартта Украинада махсус хәрби операция барышында якташыбыз, тыпый авылыннан санитар рядовой Фидүс КАЗЫЙХАНОВ батырларча һәлак булды. без Казыйхановлар гаиләсендә булып, егетнең әти-әнисе, якыннары белән сөйләштек.  Ана кеше баласын дөньяга китергәндә барлык авырлыкларга да түзәргә риза. Иң мөһиме – нарасые гына исәнсау, сәламәт булсын. Әмма хатынкызның баласы өчен өзгәләнүе шул көндә башлана гына әле. Инде баласы үсеп, үзе әти-әни яшенә җитсә дә, аналарча кайгыртуы кимеми аның. Баласының кечкенә уңышларын да күккә чөеп мактаучы, аларга үзеннән дә ныграк куанучы, баласы өчен чиксез горурланучы да әни кеше. Кыз баланы тәртипле, уңган, сөйкемле итеп тәрбияләргә тырышса, улын чын ир-егет итеп үстерү теләге белән яна ул. Ә бүген тормышыбыз нәкъ шушы хатынкызлар кайчандыр кулларында күтәреп йөрткән ир-егетләр иңнәрендә. Акыллы, тәртипле, тормышта үз юлын табып, гаилә корырга да өлгермәгән егетнең безнең арадан китүе - олы кайгы, ачы хәсрәт, беркемне дә тетрәндермичә калдырмады. Ипле, сабыр, тәртипле, ярдәмчел, туган җанлы, әнисе-туганнары өчен җан атып торган, илебезнең горурлыгы булган контрактчы, ефрейтор Фидүс КАЗЫЙХАНОВ Украина җирләрендә сугышта башын салды.

Антына тугры  Фидүснең батырлыгы онытылмасАнтына тугры  Фидүснең батырлыгы онытылмас
Антына тугры Фидүснең батырлыгы онытылмас

– Улыбыз 1994 елгы. Ишле гаиләдә үскәнгәме, бигрәк туган җанлы. Кечкенәдән һәркем белән уртак тел таба белә, бөтен кешенең игътибарын яулый ала торган булып үсте. Дуслары һәрвакыт күп булды. Урамда үзеннән кечкенәләр дә аңа ияреп йөрде. Көчле, максатына омтылучан, мәрхәмәтле, гел елмаеп кына тора, бик аралашучан иде. Мәктәптә дә яхшы укыды. Укытучыларыннан аның турында бер начар сүз дә ишеткәнем булмады. Бик сагынам улымны, ул җитми миңа, – дип сүзен башлады Тыпый авылында яшәүче Гөлфинә Казыйханова.

Егетнең балачагы, авылда үскән башка малайларныкы кебек, әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итеп, туганнары, дуслары белән уйнап, бик күңелле үткән. Бәләкәйдән спортны үз итеп, аның белән даими шөгыльләнә, ярышларга йөри, призлы урыннар яулый. Мәктәптә укыганда концертларда чыгыш ясап, “Тулпар атым” җырын йөрәкләргә үтеп керешле итеп башкара. Авылдашларының күңеленә дә әлеге җыр белән кереп кала ул. 

Тыпый төп мәктәбен тәмамлагач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына ветеринария факультетына укырга керә. Анда да үзен уңышлы, акыллы студент итеп таныта. Уку йортын уңышлы тәмамлап кулына диплом ала. 2014 елның көзендә армия сафларына алына. Хәрби хезмәтне Мәскәүдә үти. 2015 елда хәрби юлны сайлап, контракт төзи һәм декабрендә Чечняга юллана. Биредә елга якын хезмәт иткәч, Уфадагы төзелеш кампаниясендә эшли.

Украинада махсус хәрби операция башлану сәбәпле, илебез алдына катлаулы бурыч куелды. Һәр төбәктән диярлек ир-егетләр Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юлланды. Бу күләмле чарадан илешлеләр дә читтә калмады. Алар һич икеләнмичә үзләренең хәрби бурычын үтәргә, Туган илебезне сакларга, дип Украина территориясенә юлланды. Фидүс тә үзендә җаваплылык һәм ватанпәрвәрвәрлек хисләре тоеп, шул ук елның 2 июлендә контракт төзеп, М.Шәйморатов ис. башкорт батальонына язылып, үз теләге белән Ватаныбыз сагы-на баса. Якыннары риза булмыйча-рак үгетләүләргә ул: “Әни, әти борчылмагыз. Барысы да яхшы. Мин – чын ир-егет. Илемә куркыныч янаганда, ничек тыныч кына яшәп ятыйм? Мин анда барырга тиешмен. Улыгызның илне сакларга китүе белән горурланыгыз гына, үзегез исән-сау булыгыз!” – диде, – ди Гөлфинә апа.

Тоцкий шәһәрендә ике ай хәрби әзерлек үтәләр. 2022 сентябреннән һәрвакыт алгы сызыкта була, медицина взводында штурмовой төркемдә хезмәт итә. Яралыларга беренче ярдәм күрсәтә, аларны сугыш яланыннан алып чыга. Сугышта “Хан” позывноен йөртә. Кыю егет Херсон, Угледар, Бахмут шәһәрләрендәге, Клещеевка авылындагы каты сугышларда катнаша. Шундый алышларның берсендә батыр якташыбыз 2 километр араны бер яралы солдатны аркасында күтәреп алып бара. Бу вакытта дөрес эш итәргә кирәк, чөнки адым саен үлем сагалап кына тора. Сөенечкә, носилка күтәреп иптәшләре каршы килә. Мондый очраклар бихисап була. Якташыбыз бервакытта да югалып калмый, ул бик күп солдатларның гомерен саклап кала. Ялга чыккач та тик утыруны белми ул: әле машина төзәтә, әле кемгәдер система куя һ.б.

Әти-әнисенә ул хезмәт иткән часть командирыннан Рәхмәт хаты килә. Анда “Хөрмәтле Гөлфинә Әхтәм кызы һәм Фәвәрис Миргазиян улы. Сезгә, бу хат белән улыгыз Фидүс Фәвәрис улы Казыйханов хәрби хезмәт үткән батальон командиры мөрәҗәгать итә. Махсус хәрби операция уздыру зонасында Фидүс шәхси профессионализм, батырлык күрсәтте, хезмәттәшләре һәм командирлары арасында ихтирам һәм абруй казанды. Барлык шәхси состав һәм үз исемемнән сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезнең улыгыз Ватаныбызны - Бөек Русияне чын саклаучы булып тора”, - дигән юллар бар. Бу инде ата-ана өчен бик зур горурлык булып тора.

Хан ике тапкыр яралана, Ростовта госпитальдә дәвалана һәм кабат алгы сызыкка юллана.

Төпле фикерле, ышанычлы егетне командадан беренче итеп кыска вакыт ялга кайтаралар. Ул анда да егетләр белән сөйләшеп тора, хәлләрен белешә.

2024 елның 25 июлендә әйтмичә генә әтисенең 60 яшьлек юбилеена кайтып төшә. “Бу безнең өчен сюрприз булды, балаларыбызның барысы да бергә җыелды”, - ди Казыйхановлар.

Фидүс җае чыккан саен әти-әнисе, туганнары белән хәбәрләшеп тора. Аларга: “Миңа сезнең исән-сау булуыгыз кирәк, кайгырмагыз, минем барысы да әйбәт”, - дип әйтә торган була.

“Әлбәттә, күңел тыныч түгел иде, әмма улымның дөрес юл сайлаганын аңладым. Таза-исән булып әйләнеп кенә кайтсын, Раббым дип һәр көнне теләдем. Көн саен иртән: “Хәерле иртә, әнием. Мин сезне яратам, сагындым”, – дигән хәбәрләрен җибәрә. Миңа шуннан артык берни кирәкми иде”, – ди ана күз яшьләренә ирек биреп.

Йортта залдагы стенага Фидүснең фотосурәтләре, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары эленгән. Әни-әтисе алардан күзен дә алмый. Казыйхановлар гаиләсендә 5 бала үсә. Фидүс – өченче бала. Тырыш, җаваплы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тәртипле – якыннары, классташлары, дуслары, укытучылары аның әнә шул сыйфатларын искә ала.

Фидүс Фәвәрис улы хәрби бурычын чын геройларча үтәде. Аның батырлыгы – Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче барлык кеше өчен көчле рух, профессионализм үрнәге. Батыр якташыбыз хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен “Хәрби батырлыгы өчен”, “Һәлак булганнарны коткарган өчен”, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, Георгий Жуков медальләре, Республика Башлыгының, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы Корылтаеның Рәхмәтләре, 72 нче аерым мотоукчылар бригадасының Грамотасы белән бүләкләнә.

Фидүс музей өчен төрле хәрби экспонатлар җыйган, үзенең телефонына һәр көнне нәрсә эшләгәнен, кайда булуын төшереп барган. Командиры аның шәхси әйберләрен гаиләсенә алып кайтып тапшырган.

“Ватанны саклау — ир-егетләрнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Ир бала табып үстергән һәр ана моны яхшы аңлыйдыр, дип уйлыйм. Улым Фидүс илебез иминлеге өчен һәлак булды. Соңгы кайтуында бигерәк авыр җибәрдем газиземне, йөрәгем сизенгәндер инде... Улым минем горурлыгым ул. Ләкин, җаным сыкрамаган минутым юк... Хәзер килеп, нишлисең, бар да Аллаһы Тәгалә кулында, димен. Язмыш, тәкъдир. Буйсынырга кирәк. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын”, – ди Гөлфинә ханым.

Әйе, ана-ата өчен баласын югалтудан да ачырак кайгы юк. Гөлфинә апа белән Фәвәрис абыйга, туганнарына бу ачы хәсрәтләрне җиңеп чыгарга, Ходай сабырлыклар бирсен.

Мондагылар тыныч тормышта яшәсен, сабыйлар бәхетле булсын дип башын салган батыр якташыбыз Фидүс Казыйханов илешлеләр күңелендә кыю йөрәкле, патриотик рухлы, биргән антына тугры солдат булып кереп калыр. Аның батырлыгы онытылмас, күңелләрдә мәңге сакланыр. Ул үзенең хәрби бурычын намус белән үти һәм яшь буынга үрнәк булып кала.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас