

2023 елның мартында Башкортстанның хәрби хәрәкәтләр ветераннары яңа ирекле бүлекчәләр булдыру инициативасы белән чыкты. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу инициативаларны хуплады һәм батальоннарны зур бүлекчәгә – «Башкортостан» мотоукчылар полкына берләштерергә тәкъдим итте. 2023 елда республикада Таһир Кусимов, Миңнегали Гобәйдуллин һәм Даян Мурзин исемендәге тагын өч ирекле мотоукчылар батальоны булдырылды. Соңрак бу полк составына Сергей Зорин исемендәге танк батальоны, Шәриф Сөләймәнов һәм Алексей Сухоруков исемендәге зенит-артиллерия батареяләре, Гази Заһитов исемендәге штурм отряды, Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионы керде. Моннан тыш, полк составына Әхәт Әхмәтҗанов исемендәге снайперлар ротасы, Вафа Әхмәдуллин исемендәге разведка ротасы, Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы, Георгий Ветошников исемендәге инженер-сапер ротасы өстәлде. Соңрак республикадан тагын бер ирекле бүлекчә – Русия Герое Алмаз Сафин исемендәге батальон оештырылды. Шулай ук «Ватан» ирекле отряды һәм «Толпар» махсус отряды барлыкка килде.
«Батырлык һәм намус байрагы» марафоны үз иленә фидакарь хезмәт итүче ир-егетләргә хөрмәт символына әверелде. Башкортстан Республикасы гасырлар дә вамында үзенең тугры уллары белән дан тота. Башкортстанлылар борынгы заманнардан ук Ватаныбызны саклаучылар сафында хезмәт иткән. Махсус хәрби операция шартларында ирекле батальоннар һәм геройлар исемендәге подразделениеләр формалаштырылды, бу исә башкорт халкының патриотизм ныклыгы турында сөйли.
Тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Рәүф Яхин, Агыйдел шәһәренең гражданнарны яклау бүлеге начальнигы Илнур Иштуганов катнашып, чыгышларында яшь буын тыныч шартларда үссен, ә илгә куркыныч янаганда, әлеге яшь буынның бер сүзсез Ватан сагына басачагына ышануын белдерде. Патриотлык сүздә генә түгел, эштә дә чагылырга тиеш. Бу чара - һәр илешле өчен байракларга кагылу һәм бердәмлек рухын тою мөмкинлеге, дип ассызыкланды.
Дан монументы янында байракларны агыйдельлеләрдән район яшьармиячеләре горурлык белән кабул итеп алды. 20 байрак район территориясендә 4 көн булып, марафон кысаларында сыйныф сәгатьләре, батырлык дәресләре үткәрелде. 20 май көнне байраклар үз юлын дәвам итеп, районыбыз яшь армиячеләре эстафетаны Дүртөйле районына тапшырды.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.