Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
22 Мая 2025, 08:00

Агач утыртып, истәлек калдыр

Күмәкләп агач утырту – изге эш. Агач тирә якны матурлап кына калмый, һаваны чистарта, җир-суны саклый. Ата-бабаларыбыз табигать биргән байлыкны файдаланабыз икән, аны тулыландырып торырга “Бер агач киссәң, икене утырт”, - дип васыять әйткән.

Агач утыртып, истәлек калдырАгач утыртып, истәлек калдыр
Агач утыртып, истәлек калдыр

Без дә Югары Манчар урта мәктәбенең 1978 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары әлеге изге гамәлне тормышка ашырдык. Туган авылыбызны яшелләндерүгә лаеклы өлешебезне кертеп, аны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышладык. Гөлнәзирә Миңнеханова - Ишембайдан, Илшат Кәшбетдинов Уфадан алып кайткан чыршы, нарат, пирамида тополе үсентеләре утыртылды. Әлеге изге эштә сыйныфташларым Рифир Хәсәнов, Гөлнәзирә Миңнеханова, Илшат Кашфетдинов, Фәвил Сираев, Фәнилә Гарифуллина, Салават Локманов, Айрат Миргазиев, авыл старостасы Салават Рафыйков, Руслан Миңнеәхмәтов актив катнашып, бар эшне тиз арада башкарып чыктык.
Утыртылган агачлар дәррәү үсеп китсен, киләчәк буынга истәлек булып калсын, дөньялар тыныч булсын.

Рима БӘДИКОВА. Югары Манчар авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас