

Галинур Шәкүр улы укучыларга архив мәгълүматлары һәм фотографияләр нигезендә Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында солдатларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләде. Балалар чиратлашып Җиңү байрагы күчермәсе янына басып фотоларга төште. Бу яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшендә кызыклы һәм файдалы очрашу булды. Укучылар тарафыннан күп кенә сораулар бирелде. Аларның берсе дә җавапсыз калмады.
Гомумән, бу дәрес балаларның хәтерендә озак сакланып, аларда тарихка, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләр дигән ышанычта калабыз.
Татьяна МӨХӘММӘТОВА, Карабаш урта мәктәбе директоры.