Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
23 Май 2025, 06:00

Изге эш башкарылды

“Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, ди халык мәкале. Мәрхүмнәрне дога кылып искә алу гына җитми, аларның мәңгелек йортларын тәртипкә китерү - безнең төп бурычыбыз. Иштирәк авылы халкы бу җәһәттән зур активлык күрсәтә.

Изге эш башкарылдыИзге эш башкарылды
Изге эш башкарылды

Авылдашлар белән җыелышып, зиратны зур агачлардан арындырырга кирәк дип уртак фикергә килдек. Билгеле булуынча, агачларны кисәр өчен тиешле техникасы, финанс чыгымнар да кирәк. Нәтиҗәдә, авылның ватсап төркемендә игълан ителеп, акча җыю мәсьәләсе күтәрелде. Хәер, битараф калган кеше булмады. Барчасы үз өлешен кертте, хәтта читтә яшәүче авылдашларыбыз да ихлас кушылды. Шул рәвешле, кассага 174650 сум акча җыелды. Кергән суммадан агачларны кисәргә 2 бензопычкы сатып алынды. Алар ярдәмендә тал-чыбыклар, агачлар киселде. Зур агачларны кисү өчен кран ялладык. Куәтле техникада Ленар Хәбиев һәм Җәмил Нәсыйбуллин эшләде. Өстән агачларны кисеп торучы егетләр Рәфис Муллагалиев, Алмаз Шәемов, Алик Шәемов, Илнар Исламов тырышлык күрсәтсә, Рабис Бәшаров тракторында аларны тарттырып, Ринат Заһидуллин, Фидус Фәхертдинов, Вернат Якупов, Рөстәм Заһидуллин, Азамат Фәхертдинов төяп түгеп торды. Гомумән, башка авылдашларым да зур активлык белән эштә катнашты. Хатынкызларга да эш табылды. Алар киселгән ботакларны ташып торды. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Дамира Рамазанова, Вилүсә Фәхертдинова көне буена ярдәм итте.
Кассада калган акча средстволары арытаба да зиратны төзекләндерергә кулланылачак.

“Хәтер көне”ндә катнашкан авылдашларга, акчалата ярдәм күрсәткән якташларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Иштирәк авылы халкы тарафыннан башкарылган зур эш, чын мәгънәсендә, башкалар өчен үрнәк булып тора. Бу ата-бабаларыбызның рухына, истәлегенә арналган һәркемнең кулыннан килгән изге гамәлләрнең берсе ул.

Нәсимә ИНСАПОВА, Иштирәк авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас