

Эшкуарлык - төбәгебезнең социаль-икътисади иминлегенең мөһим факторы. Кече һәм урта бизнес вәкилләре, районның заманча икътисадына энергияле һәм инициативалы кешеләрне күбрәк җәлеп итеп, бюджетны тулыландыра, яңа эш урыннары булдыра, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итә, яшәешебезнең төрле өлкәләрендә үзләрен актив күрсәтә, эшкуарлыкның иң яхшы традицияләренә тугры калып, хәйрия эшчәнлеген алып бара. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итеп, без киләчәктә территориянең үсешенә өлешебезне кертәбез.
Профессионализмыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдереп, сезгә ныклы сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч, инициативалык һәм булдыклылык, идеяләрегезнең уңышлы тормышка ашуын һәм нәтиҗәле эшкуарлык эшчәнлеге, гадел керем һәм гармонияле мөнәсәбәт, үзегезгә – канәгатьләнү, җәмгыятькә файда китергән бизнесның чәчкә атуын, ныклы һәм ышанычлы репутация телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.