Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 Май 2025, 05:10

Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска

Районда һәм тулаем республикада кече һәм урта бизнес субъектлары саны арта. Кече бизнесның районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше елдан-ел сизелерлек арта бара. Кече эшкуарлык халыкны эш белән тәэмин итү проблемаларын хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары булдыруны, базарны төрле товарлар белән тутыруны тәэмин итә.

Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнескаДәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска

Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү - икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, эшкуарлык – һәркем булдыра ала торган һөнәр түгел. Эшкуар көтелмәгән карарларны тиз кабул итә белергә, ныклы холыклы, кешеләр белән эшли белергә, шулай ук көчле интуициягә ия булырга тиеш.

Районда икътисади эшчәнлекнең барлык төрләрендә катнашкан 769 кече һәм урта эшкуарлык субъекты, 142 юридик шәхес һәм 627 шәхси эшкуар теркәлгән, шул исәптән 2 - урта, 28 кече предприятие, 739 микропредприятие бар. Моннан тыш, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик шәхесләр саны (үзмәшгульләр) 1791 тәшкил итте. Алар барысы да үз эшләрен белә, уңышлы эшчәнлек алып бара, без алар белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Узган елда - 157, быел 63 кече һәм урта эшкуарлык субъекты яңадан төзелде. Кече бизнес өлкәсендә 5314 кеше эшли. «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү» муниципаль программасы кысаларында урындагы һәм республика бюджетларыннан субсидияләр бирү районның яңа төзелә торган һәм гамәлдәге эшкуарлык субъектларына ярдәм булды. 

Шунысы куанычлы, яңа төзелә торган эшкуарлык субъектларына гамәли ярдәм сыйфатында республика һәм урындагы бюджетлардан субсидияләр бүлеп бирелә. 2024 елда муниципаль программа чараларына ярдәм итүгә 1,15 млн.сум бүлеп бирелде, шул исәптән Башкортстан Республикасы бюджетыннан - 0,45 млн. сум, урындагы бюджеттан – 0,7 млн. сум финанс ярдәмен 5 эшкуарлык субъекты алды.

2024 елда «У Алой Розы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгының республика конкурсында катнашты һәм «Алая Роза» кунакханәсавыктыру комплексы өчен туристик җиһазлар сатып алуга 1,9 млн.сумлык грант отты. 

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча «Агростартап» программасы рамкаларында 1 шәхси эшкуар 4,5 млн. сумлык грант алуга иреште. Башкортстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе аша «Илешстройподряд» җәмгыяте юл буе объекты - автосервис өчен җиһазлар сатып алуга 800,0 мең сум күләмендә ташламалы лизинг алды.

Аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан финанслана торган контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм агымдагы елда җан башына уртача керемгә ия булган район халкына нәтиҗәле ярдәм чарасы булды.

2024 елда шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 10 граждан 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Аның гомум суммасы 3,5 млн. сум тәшкил итә.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2019 елның мартыннан район хакимиятендә кече эшкуарлык субъектлары белән «Эшкуарлык сәгате» форматында атна саен утырышлар уздырыла. 2024 елда барлыгы 49 утырыш булып, анда катнашучы 50 кешенең проектлары һәм мәсьәләләре каралды. Мөрәҗәгатьләрнең төп тематикасы: эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү (шул исәптән җир кишәрлекләре бүлеп бирү һәм муниципаль мөлкәтне арендалау), терлекчелек (ит һәм сөт) юнәлеше буенча эшкуарлыкка ярдәм итүнең республика һәм муниципаль программаларында катнашу, авыл хуҗалыгы кооперативлары төзү.

Эшкуарларны, кече һәм урта бизнес вәкилләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Сезнең энтузиазм, фидакарь хезмәтегез, район икътисадына керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Иминлек, бизнесның чәчәк атуын һәм яңа проектларны һәм идеяләрне гамәлгә ашыруда уңышлар телим. Эшкуарлык көтелгән нәтиҗәләр китерсен. Сәламәтлек, гаилә бәхете, бизнес буенча ышанычлы партнерлар, тотрыклы табыш, отышлы килешүләр, уңышлар һәм җиңүләр телим.

Тимур ЗАРИПОВ, муниципаль район хакимияте башлыгының инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары. 

Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Дәүләт ярдәме - кече һәм урта бизнеска
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас