Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 Май 2025, 05:10

Уртак тырышлык белән

27 майда илебездә Бөтенрусия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне котлауларны районыбызның барлык китапханә хезмәткәрләре - иҗади, инициативалы, җаваплы, күпкырлы осталыклы универсаль белгечләр кабул итә. Китапханә хезмәткәрләренең мондый үзенчәлекле сыйфатлары ихлас ихтирам һәм соклану уята. Безнең район китапханәләре челтәре 30 китапханәдән тора, шул исәптән: үзәк район китапханәсе, балалар район модельле китапханәсе, 28 авыл китапханәсе (шул исәптән 5 - Бишкурай, Базытамак, Иске Кыргыз, Андреевка, Карабаш авыл модельле китапханәләре).

Уртак тырышлык беләнУртак тырышлык белән
Уртак тырышлык белән

2024 елда район китапханәләрендә 22138 кеше катнашлыгында 1979 чара уздырылды. Муниципаль район китапханәләренең укучылар аудиториясе 24539 кеше тәшкил итә.

Һәр ел безнең район өчен юбилей елы булып санала. Әгәр 2024 елның августында Башкортстанның халык язучысы, Совет һәм Русия язучысы, филология фәннәре докторы, профессор, Илеш районының Почетлы гражданины Суфиян Поварисовның тууына 100 ел тулу билгеләнсә, агымдагы елда татар һәм башкорт шагыйре, прозаигы, публицисты Ринат Хәйринең тууына 75 ел тулуны һәм татар язучысы Хәсән Сарьянның тууына 95 ел тулу билгеләп үтелде. Һәр истәлекле дата кысаларында район үзәк китапханәсе район әдәби-иҗади онлайн-конкурслар игълан итә. Мондый конкурсларда төрле номинацияләрдә катнашырга теләүчеләр бихисап була.

Дүртенче ел без «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында актив эш алып барабыз. Әлеге проект безнең китапханә системасы өчен шактый уңышлы булып чыкты. Бүгенге көнгә 4000 билет сатылды, 400 чара үткәрелде.

Агымдагы уку елында район китапханәләре «Библиопродленка» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Проект кысаларында балалар музейларга, күргәзмәләргә йөри, төрле чараларда һәм акцияләрдә катнаша.

Район китапханәләре һәм аларның актив укучылары елдан-ел төрле конкурсларда, укуга ярдәм йөзеннән Бөтенрусия Китапханә акцияләрендә, шулай ук республика һәм район акцияләрендә актив катнаша, алар сертификатлар, Дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Мәсәлән: «Библиотөн» Бөтенрусия акциясе; «Зур этнографик диктант», «Үлемсез эскадрилья» акциясе, «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенрусия акциясе, «Пушкинны бергә укыйбыз» акциясе, «Яшел планета» акциясе, «Әдәби биеклектә» мәдәни-яктырту акциясе, «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясе һәм башкалар. 

Укучыларны уртак кызыксынулар, мавыгулар белән берләштерүче клубларның эшен билгеләп үтәсе килә. Барлык клублар да кызыксынулар буенча оештырылган һәм иҗтимагый башлангычларда эшли. Бу һәвәскәр, иҗади берләшмәләр, алар мәдәниятнең традицион элементларын, сәламәт яшәү рәвешен саклауга, балаларны, яшьләрне һәм өлкән яшьтәге кешеләрне социальләштерүгә юнәлдерелгән. Әйтик, 2020 елда «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә яңартылган Андреевка авыл модельле китапханәсендә элегант яшьтәге искиткеч хатын-кызларны берләштергән «Гармония» мәнфәгатьләр клубы эшли. Алар китапханәгә йөрү белән генә чикләнми, ә барлык чараларда да актив катнаша, авылның мәдәни тормышына үз өлешләрен кертә. Физик культура буенча педагогик хезмәт ветераны, тәҗрибәле тренер Зөлфия Латыйпова өченче ел дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнә. Клубта катнашучылар бергә вакытны актив уздыру, яңалыклар белән алмашу һәм берберсенең компаниясе белән ләззәтләнү мөмкинлеген бәяли.

2024 елның мартыннан Түбән Яркәйдәге авыл китапханәсендә «Элегант +» клубы эшли. Ул гомум кызыксынулар белән берләшкән 50 яшьтән һәм аннан югарырак яшь диапазонындагы кешеләр өчен каралган. Катнашучылар белән даими нигездә кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрелә, биредә һәр катнашучы индивидуальлек күрсәтә, һәркем кызыксыну буенча эш таба һәм үз ролен үзләштерә ала. Команда авылның мәдәни тормышында актив катнаша, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган әдәби кичәләр, сәламәтләндерү гимнастикасы дәресләре, патриотик очрашулар үткәрелә, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар.

Һәвәскәр иҗади берләшмә китапханәдә җиңел һәм иркен аралашырга мөмкин булган, кешеләр үзләрен барлык юнәлешләрдә дә тормышка ашыра торган шартлар тудыра. 

Районның китапханәләр системасы традицияләргә, уңышлы проектларга, актив һәм иҗади коллективка бай. Ел саен иң яхшы хезмәткәрләр традиция буенча бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары ала. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен район үзәк китапханәсе китапханәчесе К.Хәлиуллинага Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры А.Якуповага (үземә) Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы бирелде, район үзәк китапханәсе китапханәчесе А.Ахунов, Тәҗәй авыл китапханәчесе З.Гайсина, Базытамак авыл модельле китапханәчесе Ч.Әхиярова, Рсай авыл китапханәчесе Р.Нәзирова Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Барлык китапханәләр хезмәткәрләрен, ветераннарны, китапларны, укуны һәм китапханәне яраткан барлык укучыларны бәйрәм уңаеннан тәбрик итәм. Безнең эш һәр укучыга китап битләре юлларында, повестьларда, хикәяләрдә теләгән сорауларга дөрес җавап табарга мөмкинлек бирсен. Барчагызга да күтәренке кәефләр, иҗади хезмәттәшлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим.

Айгөл ЯКУПОВА, район үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас