Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 Май 2025, 10:10

Өлкәннәргә хәстәрлек күрелә

Лаеклы ялга чыккач, кемдер рәхәтләнеп ял итүгә тотынса, икенчеләренә көн дә барган эшендәге хезмәттәшләре белән аралашу җитми. Бигерәк тә өйләрендә ялгыз яшәгәннәргә кыенгарак туры килә. Хәзер районыбыз өлкәннәренә һич тә аптырыйсы түгел, күңелләрен бушатырга, дуслары белән аралашырга урын бар. Узган атнада Югары Яркәйдәге Башкортстан Республикасы буенча социаль фонд бүлекчәсенең клиентлар хезмәте базасында өлкән буын аралашу үзәге ачылды. Республика буенча бездә - унберенчесе.

Өлкәннәргә хәстәрлек күреләӨлкәннәргә хәстәрлек күрелә
Өлкәннәргә хәстәрлек күрелә

Чарада Башкортстан буенча социаль фонд бүлеге идарәчесе урынбасары Лариса Черепанова, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, клиент хезмәте җитәкчесе Зөһрә Нигьмәтуллина, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов һәм ветераннар оешмалары активы катнашты.

Үзәкнең социаль миссиясе – өлкән буын кешеләренең ялын оештыру, хәстәрлек һәм игътибар атмосферасын булдыру, тормыш ритмын һәм аңа кызыксынуны саклау, үз-үзеңне заманча тормышка яраклаштыру. Үзәк аралашу даирәсен  киңәйтергә, иҗатны үстерергә булыша, компьютер һәм финанс грамоталылыгына өстәмә өйрәтү мөмкинлеге бирә. Аралашу үзәкләренә килүчеләр өчен төрле мастер-класслар, спорт дәресләре, туристик, мәдәни чаралар үткәрелә, укыту дәресләре һәм консультацияләр уздыру өчен төрле өлкә белгечләре чакырыла, болар - тар белгечлектәге табиблар, банк вәкилләре һәм башкалар.

«Бүген Башкортстанда унберенче аралашу үзәген ачу минем өчен зур шатлык. Үзәкләрне яратып кабул итеп, «көмеш» яшьтәге актив кешеләр берләште. Бу фактны агымдагы елның мартында уздырылган өлкән буын аралашу үзәкләренең «Буыннар элемтәсе: Хәтер. Ярдәм. Бердәмлек» фестивалендә кунаклар активистларыбызның иҗади казанышларын күрә, бәяли алды. Киләчәктә дә республикада аралашу үзәкләрен үстерәчәкбез, аларны булдыру идеясе инде үзенең кирәклеген исбатлады», — дип билгеләде Башкортстан буенча социаль фонд бүлеге идарәчесе урынбасары Лариса Черепанова.

«Аралашу үзәге өлкән буын кешеләренең социаль активлыгы өчен уңайлы урын булачак һәм аларның актив озын гомерле булуына ярдәм итәчәк. Әлбәттә, безнең районда аралашу үзәге ачылу бик әйбәт, әһәмиятле вакыйга. Ышанам, һәр килүче үзе өчен кызыклы булганны ача, үз талантын ача алачак. Социаль фонд бүлегенә өлкән буынга игътибары һәм аларны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр өчен рәхмәт белдерәбез», - дип билгеләп үтте муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин.

Муниципаль район хакимияте һәм районның ветераннар советы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек һәм аралашу үзәген үстерү турында килешүгә кул куелды.

Әйе, өлкән буын кешеләренә берләшү, уртак кызыксынулар табу, аралашу мөһим. Районыбызда шундый үзәк ачылу лаеклы ялга чыккан халыкның тормышын сыйфатлы һәм мавыктыргыч итәргә ярдәм итәр.

Хөрмәтле өлкәннәр! Үзәкнең эшчәнлек юнәлеше белән танышырга килегез. Үзәкнең җаваплы белгече Ләйсән Гәрәева. Аралашу үзәге эш көннәрендә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 дән 18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дән 16.45 кә кадәр эшли. Рәхим итегез!

Өлкәннәргә хәстәрлек күрелә
Өлкәннәргә хәстәрлек күрелә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас