Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 Май 2025, 09:10

Мөмкинлекләр арта

Район үзәк дәваханәсендә «Сәламәтлек+ «Реабилитацияләү урыны» проекты кысаларында реабилитация бинасы үз ишекләрен ачты. Ул Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырылды. Проектның авторы - “Якты киләчәк” коммерциягә карамаган автоном оешма булып, җитәкчесе Фәнилә Нуртдинова.

Мөмкинлекләр артаМөмкинлекләр арта
Мөмкинлекләр арта

Әлеге грант хисабына яшүсмерләргә, яшьләргә һәм сәламәтлекләре чикле балаларга иң югары дәрәҗәдә реабилитацион ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар сатып алынган. Атап әйткәндә, электротерапия һәм авырту синдромын бетерү өчен кулланыла торган “Амплипульс5ДС” түбән ешлыклы терапия, дециметрлы диапазондагы электромагнит нурланыш энергиясе белән җирле дәвалау тәэсире өчен билгеләнгән «Солнышко» ДМВ02 дециметрлы терапия, авыруларның киң спектрын түбән ешлыклы, түбән интенсивлы магнит кыры ярдәмендә дәвалау өчен каралган магнитотерапия «Алмаг 02» аппаратлар, параллель гимнастик борыслар, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү өчен маталар һәм туплар кайтарылган.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 40 кешене реабилитацияләүдә, белем алуда һәм социаль интеграциядә ярдәм күрсәтеләчәк. Проект белгечләре июнь башыннан августка кадәр психолог, ЛФК буенча инструктор, реабилитолог һәм невролог катнашлыгында төркемле дәресләр һәм лекцияләр үткәрәчәк.

-Идеябезне тормышка ашыруда ярдәм иткән Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар фондына, хезмәттәшлекләре өчен район үзәк дәваханәсенә, шулай ук бу вакыт дәвамында булышлык күрсәткән һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. «Сәламәтлек+» тернәкләндерү урыны районыбыз яшьләре өчен чын сәламәтлек үзәге булыр, дип өметләнәбез, - диде үз чыгышында Фәнилә Илдар кызы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас