Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 Май 2025, 07:30

Язылырга ашыгыгыз!

Район «Маяк» гәзитенә язылучылар арасында атна саен бүләкләр уйнатыла.

Язылырга ашыгыгыз!Язылырга ашыгыгыз!
Язылырга ашыгыгыз!

Безнең хөрмәтле җиңүчеләребез - (сулдан уңга) Гөлүзә Мирзаянова (Югары Яркәй авылы), Люция Хәснуллина (Исәмәт), Зилә Хәмидуллина (Югары Яркәй авылы).

Конкурста катнашу өчен сезгә 2025 елның икенче ярты еллыгына (6 айдан да ким булмаска тиеш) язылып, квитанциянең күчермәсен редакция адресына салып җибәрергә кирәк булачак (адрес һәм мәгълүматлар күрсәтү мотлак). Һәр атнада редакциядә очраклы сайлап алу юлы белән җиңүче билгеләнә.

2 нән 14 июньгә кадәр үзәкләштерелгән формада һәм бер үк вакытта “Русия почтасы” ФДУПнең бар филиалларында Бөтенрусия подписка ункөнлеге үткәрелә. Ягъни шушы чорда райондашларыбыз үзләре яратып укыган гәзит-журналларга 2025 елның икенче ярты еллыгы өчен ташлама белән языла ала.

Әлеге акциядә район “Маяк” гәзите дә катнаша. Аңа язылырга ашыгыгыз! Ункөнлектәге льготалы бәясе ярты елга -1042 сум, 62 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I, II группа инвалидларга – 973сум 44 тиен.

Язылырга ашыгыгыз!
Язылырга ашыгыгыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас