

Моңа заманча технологияләр Халык хәзер төрле товарлар эзләүне дә интернет-кибетләр аша гына башкара. Халыкның уяусызлыгыннан файдалана белүчеләр өчен бу, үз чиратында, җиңел акча эшләү алымы гына.
- Кеше күңел ачу һәм төрле хезмәтләрне табу өчен социаль челтәрләрдәге мәгълүматлардан файдалана. Ә бит әлеге технологияләрне мошенниклар да оста куллана. Халыкны алдау өчен мошенниклар нинди генә ысуллар уйлап тапмый! Мошенниклар хәтта пандемия шартларында да «йоклап» ятмады. Кешеләрнең акчаларын үзләштерү өчен социаль челтәрләргә кереп, «корбан» табалар. Аннан соң ул кешенең әти-әнисенә шалтыратып, «Балагыз кеше бәрдерде, зур күләмдә акча кирәк» - дип язалар, яныйлар, куркыталар. Мондый янауларга, гадәттә, беркая да чыгып йөрмәгән авыл кешесе тизрәк бирешә, ышана, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Раил Шәмсетдинов. - Узган елда 62 райондашыбыз мошенниклар корбаны булырга өлгергән - аларга гомумән 13880254 сумнан артык зыян килгән. Бүгенге көндә 3 эшнең ачылган булуы да мәгълүм. Алдарларның берничәсен тоткарлый алсак та, бу бик авыр ачыла торган җинаять төренә керә. Мошенниклар чит төбәкләрдән элемтәгә чыга.
Чит исемгә алынган сим-карталар, банк карталары белән шәхесне ачыклау - мөмкин булмаган эш.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, мошенниклар интернет челтәре аша дәүләт органнары исеменнән компенсация һәм матди ярдәм бирү турында мәгълүмат тарата. Беркатлы райондашларыбыз - декрет ялында утыручылар, күпбалалы әниләр аларның беренче корбаннары. Карта номерларын язып, «хәзер акча күчә» дигән алдауларга ышанып, алар карталарында булган санаулы акчаларыннан да мәхрүм кала.
- Ни өчен мошенникларны җавапка тартуы авыр? Халык үз теләге белән алдарларга карта номерларын әйтә, бернинди басымсыз банк картасында булган акчаларын чит кешегә күчерә. Банк хезмәткәре беркайчан да сезнең банк картагыз турында мәгълүмат сорап утырмаячак, чөнки аларда сезнең турыдагы бөтен мәгълүматлар да күптән бар. Банк картасын алганда аның кодын юкка гына конверт эченә салып бирмиләр. Бу кодны бары тик сез генә белергә тиеш! Ниндидер кэшбек акчалар күчә, дәүләт ярдәме була дип, мошенникларга ышанырга ярамый.
Мошенниклар өлкән яшьтәгеләрне өйләренә кереп талый. Көнкүреш товарлары сатып йөрүче мошенниклар узган ел янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар да сатып, шактый баеп калырга өлгерә. Кибетләрдә мондый җайланмаларның якынча бәясе 200-300 сум булса, алдарлар бу җиһазларны өчәр мең сумга саткан.
- Күп очракта алданган халык район эчке эшләр бүлегенә килергә читенсенә, якыннары белер, дип ояла.
Оялырга да, куркырга да кирәкми!
Беренче чиратта, игътибарлы булырга һәм алдакчылар схемалары турында күбрәк белергә кирәк. Башкаларның хаталары сабак булсын иде. Мошенниклар үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштырып та йөри. Алдарга теләгән кеше тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин. Телефон шалтырагач, банкның рәсми номеры да чыга. Шалтыратучы сезгә исем-фамилия белән эндәшә, гаҗәпләнмәгез. Алар сезне алдау өчен алдан әзерләнгән, мәгълүматларны алдан белешеп куйган бит. Банк хезмәткәре дип таныштырган кешегә беркайчан да карта номерларыгызны әйтмәгез! Сезнең исемгә берәү дә кредит ала алмый. Сездән мәгълүматлар сорап, ашыктыра-ашыктыра пин-кодлар сораган, тиз һәм ышанычлы итеп сөйләгән кеше - мошенник. Алданмагыз! - ди Раил Шәмсетдинов.
Мошенник үзенә кирәкле мәгълүматны алу белән сезнең турында онытачак, ул шалтыраткан телефон «тоташтырырга мөмкин түгел» булачак. Һәм банк картагызда бер тиен акча да калмаячак.
- Әгәр банктан шикле шалтыратулар килсә, озак сөйләшми генә телефонны куегыз һәм бу номерга үзегез киредән шалтыратмагыз. Банкның «кайнар линия»се телефон номерын җыегыз: бу номер банк картасының икенче ягында яки банкның рәсми сайтында язылган. Банк белән элемтәгә кергәч, сезгә шундый шалтырату булуы турында хәбәр итәргә кирәк. Банкта бу очракны теркәп куячаклар һәм мошенниклар эше түгелме дип тикшерәчәкләр, - ди банк хезмәткәрләре.
Каушарга, ашыгырга кирәкми. Әгәр банк сезнең счетлар белән ниндидер шикле операция башкарылуын ачыкласа, ул аны ике тәүлеккә туктата. Бу вакыт эчендә банкка әлеге операцияне раслау яки аны кире кагу турында шалтыратып хәбәр итәргә була. Әгәр 48 сәгать эчендә шалтыратмасагыз, туктатылып торган операция ахыргача башкарылачак.