Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
31 Май 2025, 10:00

Рәхмәт әйтеп, баш иябез

Сикердем читәннәрен лә, Сикердем, җитәлмәдем шул.Ни булды икән телләремә, Сау бул, дип әйтәлмәдем... Үзенә генә хас моңлы тавыш белән  кем җырлый соң? Ә гармунда кем өздерә? Гөлсәйрә апа белән Өлфәт абый бит. Безнең балаларның дәү абыйсы белән дәү апасы. Ничә еллар алар матур пар булып, күпме табыннарның бизәге булып яшәделәр. Кызганычка каршы, бүген дәү абыебыз арабызда юк инде. Ә дәү апабыз шушы көннәрдә үзенең 85 яшен каршылый.

Рәхмәт әйтеп, баш иябезРәхмәт әйтеп, баш иябез
Рәхмәт әйтеп, баш иябез

Гөлсәйрә Кәнзелгыйлем кызы Дәүләтова Кадер авылында дөньяга килә. Ул туганчы ук әтисе үпкә авыруыннан вафат була. Гөлсәйрә картыйсы һәм ике абзыйсы белән җиңгәчәләре кулында тәрбияләнә. Бәхетенә ике абыйсы да Бөек Ватан сугышыннан исән-имин кайта. Гыйльмегаян Нурлыгаян улы гомере буе Кадер урта мәктәбендә математика фәненнән балаларга белем биреп, Дәүләтовларның укытучылар династиясенә нигез салучы була. Нәһерлегаян Нурлыгаян улы М.Горький ис. колхозның орденлы тракторчысы булып тир түгә, бүгенгесе көнне ул 105 яшен тутырган хөрмәтле ветеран. Алар гаиләсе Гөлсәйрә апаны укытып, олы тормыш юлына чыгарган. Ул заманда бу - бик зур бәхет. Чөнки ул буынның күбесе дүрт, җиде сыйныф белем белән калган, укырга мөмкинчелек булмаган.

Гөлсәйрә Кәнзелгыйлем кызы үзенең гомерлек мәхәббәте Өлфәт Насыйповны туган авылында таба. Очкыр карашлы, чибәр егет аны бер күрүдә әсир итә. Гомер юлын иңгә-иң терәп 42 ел бергә яши алар. Ике бала – Лилия белән Ниязны тәрбияләп үстерәләр. Лилия Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләп, подполковник дәрәҗәсендә пенсияга чыга. Нияз себер якларында хезмәт сала.

Өлфәт абый җитәкче вазифаларда булгач, аларга авылдан-авылга күченеп эшләргә туры килә. Исәмәт, Ябалак, Үрмәт, Югары Яркәй... «Кайсы гына авылга гына барсак та иң беренче өй янындагы бакчага нигез сала идек», - дип сөйли ветеран. Күп вакыт чирәм җирне казырга туры килә. Утыртылган карагат, алмагачның исәбе-хисабы юк. Үзләреннән соң килгән һәр кешегә әзер бакча калдырып китә алар.

Гөлсәйрә Кәнзелгыйлем кызы гомер буе урыс теле һәм әдәбиятының серле могъҗизалары белән балалар күңеленә изгелек орлыклары чәчте. Ул эшләү дәверендә тирән һөнәри белемгә ия, иҗади эшләүче, яңалыкка омтылучы педагог була. Алдынгы укыту методикалары,технологияләре белән тирәнтен кызыксына һәм аларны өйрәнә, үз эшчәнлегендә генә кулланып калмый, ә хезмәттәшләренә дә булыша, файдалы киңәшләре, эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Авыр, шул ук вакытта никадәр сабырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче һөнәрен яратып башкара ул. Г.Дәүләтова бар көчен биреп яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

Туган як һәрчак үзенә тарта. Күпмедер вакыттан соң Гөлсәйрә апа белән Өлфәт абый Кадер авылында күркәм йорт салып, кайтып төпләнә. Каралган, матур, зур йорт әллә кайдан балкып, үзенә җәлеп итеп тора. Бу йорттан кунак өзелми. Гөлсәйрә апа ничә буын туганнарына ныклы терәк, киңәшче, олы инәй...

Гөлсәйрә апа эшләгән дәверләрендә ничек уңган булса, бүген дә шушы сыйфатларын югалтмаган – һәрвакыт үз алдына ниндидер максатлар куя, яңалыкка омтыла һәм аларны тормышка ашыра. Капка алдыннан ук пөхтәлек башланып, ихатада да бар җирдә тәртип күзгә ташлана. Йорт эчендәге һәр нәрсә аның зәвык белән сайлап алынып, хуҗабикәнең оста куллары белән урнаштырылган. Ә нур чәчеп торучы гөлләр! Пешергән ризыклары да үзенә генә хас тәме белән аерылып тора. Шушы ук матурлык, кулларының маһирлыгы җәен бакчаларына – яшелчә-җимешләргә, чәчкәләргә күчә. Бакчасында үскән җиләк-җимешне кемнәр генә авыз итмәгән, кемнәр генә сокланмаган?! Шулай ук аның чәчкә үсентеләре күп кенә авылдашларның бакчаларын бизи. Юмартлыкны да, осталыкны да, күңел матурлыгын да җәлләми биргән аңа Ходай Тәгалә. Авыл тормышында катнашырга да вакыт таба Гөлсәйрә Кәнзелгыйлем кызы – Кадер авыл мәдәният йортында оештырылган төрле чараларда актив катнаша.

“Авылымны бигерәк яратам, биредә төзелгән һәр яңа йортка сөенәм, һәр яңа башлангычны шатланып кабул итәм”, - ди дәү апам.

Бар изге сыйфатларны үзенә туплаган Гөлсәйрә Кәнзелгыйлем кызына киләчәктә дә сәламәтлектә, балаларының, оныгының, туганнарының игелеген күреп, муллыкта гомер кичерергә насыйп булсын. Хезмәттәшләре, укучылары, ата-аналар, авылдашлары арасында зур хөрмәт казанган абруйлы туганыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм барлык изгелекләре өчен рәхмәт әйтеп, баш иябез.

Барлык туганнары исеменнән килене Гөлнара ДӘҮЛӘТОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас