Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 июнь 2025, 03:00

Бәйрәм котлавы

Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар! Сезне балаларның шат тавышлары, күтәренке кәеф һәм изгелек белән сугарылган күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Балаларны яклау районыбызда иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Шул рәвешле, аларның сәламәтлеген саклауга, күп балалы, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәм, авыр хәлгә юлыккан гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән төрле республика һәм муниципаль программалар уңышлы тормышка ашырылып килә. Балалар - безнең якты киләчәгебез һәм алар турында һәрвакыт кайгыртырга тиешбез. Шуңа ярашлы, районыбызда яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә, төрле спорт түгәрәкләре эшли.
Киләчәктә дә сөю һәм гаилә җылысы биреп, тагы да яхшырак шартлар тудырып, алар өлкән буынның данлы традицияләрен лаеклы дәвам итүче яхшы кешеләр, туган җиребезнең чын патриотлары булып үсәр, дип ышанам.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас