

Безнең социаль приют-авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнар вакытлыча яши торган урын. Без аларга социаль, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтәбез, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйбыз, укуларны оештырабыз.
Без балалар өчен өйдәгечә якын уңайлы шартлар тудырырга омтылабыз. Приютта аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүгә юнәлдерелгән коррекцион дәресләр үткәрелә. Һәр сабыйның уен, уку һәм хезмәт эшчәнлеген үз эченә алган индивидуаль үсеш программасы бар.
Бу көнне традиция буенча безгә барлык теләүчеләр һәм даими волонтерлар килә, бүләкләр китерә, мастер-класслар, уеннар күрсәтә, үзләре чыгыш ясый һәм балалар катнашында концерт тамашачылары була.
Быел да безнең приютта балачакның төп бәйрәме – “Җәйгә кунакка” балаларны яклау көне шатлыклы, җылы һәм матур итеп узачак. Без бу көнне бәйрәм рухы тудырырга, балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән сөендерергә тырышабыз. Ә Уфа шәһәренең «Ләлә-Тюльпан» мәчетеннән Азамат әфәнде, Тәлгать хәзрәт Нургалиев җитәкчелегендәге Русия мөселманнары Диния Нәзарәте каршындагы «Җәннәт» ИКпС волонтерлары «Трансформерлар» фильмы герое Бамблби белән очрашу оештырачак. Балалар өчен мастер-класс үткәрү, ә ахырда һәр балага бүләкләр салынган пакет тапшыру планлаштырыла. Балалардан җыр-биюләр булачак, төрле бәйгеләр, уеннар үкәреләчәк. Музыкаль композицияләр беркемне дә битараф калдырмас, билгеле. Кызыклы, күңелле бәйрәм ахырында кызлар һәм малайлар балачак көе астында асфальтта төсле акбур белән җәйге вернисажны ясаячак. Җәй әле башланды гына һәм алда балаларны тагын бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә.
Һәрбер сабыйның балачакка, кайгысыз һәм бәхетле вакытка тулы хокукы бар. Аның нинди булачагы бары тик бездән, өлкәннәрдән генә тора. Балаларны яклау көнендә барлык сабыйларның да мәхәббәт, кирәкле һәм яклау тойгылары булуын телибез. Сабыйлар битарафлык һәм рәхимсезлек белән очрашмасын. Бәла-казалар, сугышлар, авырулар һәм борчылулар аларны читләтеп үтсен.
Шуны онытмыйк: балаларны яклау көне — ул бәйрәм генә түгел, ә сабыйлар хокуклары өчен көрәштә җәмгыятьнең көчләрен берләштерергә тиешле мөһим социаль инициатива да. Безнең һәрберебез яңа буын өчен имин киләчәк булдыруга үз өлешен кертә ала. Шуны истә тотыйк: балалар турында кайгырту дәүләт бурычы гына түгел, ә һәр өлкән кешенең җаваплылыгы да ул. Һәр көн балаларны яклау көне булсын!
Ризидә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, бүлек мөдире.