

Районыбыз укучылары актив рәвештә төрле конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнаша һәм уңышларга ирешә. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укучысы Ләйлә Шәрипова җиңеп кенә калмады, хәтта ил Президенты Владимир Путин белән очрашуда катнашты. “Русия – мөмкинлекләр иле” оешмасының күзәтчелек советы кысаларында Кремльдә оештырылган бу чарага ул Милли технологик олимпиада җиңүчесе буларак чакырылды.
Чарада Күзәтүчеләр советы әгъзалары һәм төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, шул исәптән «Русия лидерлары», «Бу бездә гаилә», «Мәгариф флагманнары», «ТопБЛОГ», «Мин — профессионал», Халыкара инженерлар чемпионаты, милли технологик олимпиада һәм башкалар катнашты.
Президент билгеләп үткәнчә, «Русия — мөмкинлекләр иле» платформасының эше төрле яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләренә юнәлдерелгән, ә аның төп бурычы, яшәү урынына, һөнәренә яки керемнәр дәрәҗәсенә карамастан, илнең барлык гражданнары өчен үз-үзен тормышка ашыруның бердәм киңлеген булдыру.
«Русия — мөмкинлекләр иле» платформасы палитрасында мәктәп укучылары өчен дә проектлар бар. Милли технологик олимпиада аеруча популярлык белән файдалана. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укучысы Ләйлә Шәрипова нәкъ менә шундый олимпиадада җиңүче.
Ул Владимир Путинга олимпиадада катнашу аның тормышын ничек үзгәртүе турында сөйләде. “Хәерле көн. Миңа 17 яшь, Мин Башкортстан Республикасының Илеш районы Югары Яркәй авылыннан. Безнең гаиләдә өч кыз үсә, әти-әни безне кечкенәдән эшкә өйрәтте. Мәсәлән, без бергә бәрәңге утыртабыз, велосипедлар төзәтәбез, газон кисәбез. Безнең территория шактый зур, элек гади газон чапкыч бар иде, ул еш ватыла. Әти аны төзәткәндә, ул безне ярдәмгә чакырды, барлык механизмнарны күрсәтте, барысы да ничек төзелгәнен аңлатты. Минем уйлавымча, физика, технологияләр белән кызыксынуым барысы да шуннан башланды, - ди Ләйлә.
«Диңгезне тикшерүнең Робототехник системалары» профилендә милли технологик Олимпиадада катнашырга карар кылгач кызның технологияләр белән кызыксынуы тагы да ныгый. Аларның командасы җиңүгә ирешә, һәм олимпиада нәтиҗәләре буенча райондашыбызны «Берлога» милли киберфизик платформасының бета-тестировщигы һәм амбассадоры булырга чакыралар. – “Олимпиада финалында безнең алда робот-манипулятор һәм аның идарә итү системасын эшләү бурычы тора иде. Робот конкрет төстәге кубик артыннан күзәтергә тиеш иде. Командада мин инженер-конструктор ролен башкардым, - ди райондашыбыз.
Ләйлә «Русия — мөмкинлекләр иле» платформасы ярдәмендә максатына ирешеп, алга таба нинди юнәлештә үсәргә теләвен аңлаган.
Президент аның чыгышын бик хуплады, апалары нәрсә белән шөгыльләнүе белән дә кызыксынды, Ләйләгә уңышлар теләде һәм робот техникасы өлкәсендә үсеш перспективаларын билгеләп үтте. – Бәрәңге дигәннән, үз вакытында мин дә әти-әни белән бәрәңге утырттым. Бәрәңге утырту, аннары утау җиңел эш түгел. Робот техникасы – беренче карашка, кызыклырак, – диде ил җитәкчесе. – Син үзеңне бик перспективалы эшчәнлек өлкәсендә тапкансың, мин бик шатмын. Робот техникасы – Русия Хөкүмәтенең игътибар үзәгендә торган үсеш юнәлешләренең берсе. Монда эш өчен гаять зур киңлек бар. Бездә әле бу өлкәдә бик күп эшлисе. Әмма бездә бик яхшы нигез бар, шуңа уңыш булачагына шикләнмим. Мин сиңа шушы уңышны телим.
Элеке уңышларына килгәндә, Ләйлә Шәрипова «Беренчеләр хәрәкәте» ндә катнашучы буларак, узган елда Бөтендөнья яшьләр фестиваленең балалар программасында катнашкан 500 Русия укучысының берсе булды. «Киләчәкне бергә башлыйк» махсус балалар программасы дөньяның төрле илләреннән 14-17 яшьлек укучыларны берләштергән иде. «Сириус» белем бирү үзәгенең югары таләпләре нигезендә балалар тестлаштыру һәм шәхси әңгәмәләр узган. Нәтиҗәдә мең бала сайлап алынган – 500е- чит илдән һәм 500е -Русия укучысы.
Ләйлә сөйләвенчә, фестивальгә сайлап алуда катнашырга аңа дуслары киңәш иткән. “Мин үзем дә бик тели идем, әмма бөтендөнья масштабындагы фестивальдә Русиядән нибары 500 укучы булырга тиешлеген белгәч, ни өчендер мондый катлаулы сайлап алуны узаалырыма икеләндем. Мин үз-үземә ышанырга һәм сайлап алуда катнашырга мәҗбүр иткән дусларыма бик рәхмәтлемен”, - ди кыз.
Фестивальгә эләгү теләге бик көчле булу сәбәпле, Ләйлә әзерлек мәсьәләсенә җаваплы карый әлбәттә. “Видеовизитканы дүрт тапкыр яңадан яздырдым, портфолионы керттем, тестларга әзерләндем, мәсьәләләрне кабат-кабат чиштем. Минем өчен иң катлаулы этап әңгәмә булды. Бик дулкынландыргыч иде, мин бик нык борчылдым, әмма нәтиҗәдә барысы да яхшы узды, – дип үзенең хатирәләре белән бүлеште Ләйлә. -Без фестиваль атнасы буе үзебез сайлаган проектлар өстендә эшләдек. Мин команда белән МКС миссиясе тәмамланганнан соң «Союз-МС» космик кораблен куллану перспективалары турында проектэшләдем. Космосның бу атмосферасына чуму, мондый профессиональ остазлар белән эшләү бик кызык булды. Григорий Гуров, Евгения Медведева, Ксения Разуваева, Егор Шип, Стас Море һәм башка популяр шәхесләр белән очрашырга туры килде, яңа дуслар да таптым. Сербия, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Испания, Мексика, Индонезия, Беларуссия һәм Казахстан вәкилләре белән дуслаша алдым – һәркемнең үз менталитеты, мәдәнияте, теле бар, әмма барыбызны да бер теләк берләштерде – үсешкә ирешү һәм үз максатларыңа таба бару!”. Ләйлә Ләйсән һәм Алмаз Шәриповлар гаиләсендә дөньяга килгән. Аның игезәк сеңлесе дә бар, ул киләчәк тормышын медицина белән бәйләргә тели. Шулай ук олы апасы да медицина өлкәсен сайлаган, вузның бишенче курсын тәмамлый. Уку алдынгысының әнисе - Ләйсән Ринат кызы – Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, югары категорияле педагог. Ул, үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирә. Район, республика конкурсларында актив катнаша, 2019 елда “Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы” конкурсының муниципаль этабында, 2020 елда “Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсында “Иҗади эзләнү һәм чишелешләрнең оригинальлеге” номинациясендә җиңү яулады, “Учи.ру” интерактив платформасында ”Төбәкнең актив укытучысы” буларак Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Педагог үз тәҗрибәсе белән район мәктәпләре укытучылары белән теләп уртаклаша, җәмәгать эшен дә алып бара, башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып тора. Әтисе Алмаз Мөдәрис улы “Лукойл-Транс” җәмгыятендә электрик булып эшли. Уңган, тырыш гаилә төп эшеннән тыш, вакыт табып, үзмәшгүль буларак, шәхси хуҗа лыгында кош-корт үсте реп сата, итен дә реали зациялиләр, шул рәвеш ле, гаилә бюджетын тулы ландыралар. “Өч кызы бызны да үзебез үрнәгендә эшсөяр, кешелекле, укы мышлы итеп үстерүне мак сат итеп куйдык. Игезәк ләр бертөрле булырга тиеш димәгән бит, икесе ике төрле юнәлешне сайлады. Бала әти-әни киңәше буенча һөнәрне сайларга тиеш дигән фикерне алга куймадык. Һәркайсы үз күңеленә якын булган шөгыльне сайлады, без аларны хуплап, арытаба үсешергә ярдәм итәргә тырышабыз. Ләйләнең югары уңышларының башлангычы физика фәненә бәйле, бу җәһәттән дөрес юнәлеш биргән физика укытучысы Наил Мирхәди улы Вәлиевка, шулай ук информатика серләренә төшендерүче Гөлнара Ильфир кызы Шафыйковага, математикадан саннар дөньясына мәхәббәт тәрбияләүче Лариса Генриховна Ивановага без зур рәхмәтлебез”, - ди Ләйсән Ринат кызы Ләйләнең уңышлары белән бүлешеп.
Әйткәндәй, хәзер Ләйлә ПРИМС программалаштыруга өйрәтү, квадрокоптер (БАС) пилотированиесенә һәм мәктәп предметлары буенча видео-уеннар сериясен чыгаручы «Бер лога» милли киберфизик платформасының укучыларны технологияләр өлкәсенә уеннар аша җәлеп итү буенча яңа проект ның бета-тестировщиклар төркеменә керә.
Яшь буын - җәмгыятебез киләчәге, дибез. Ә ул һәр яктан әзерлекле, ышанычлы кулларда булганда гына өметле һәм якты булачак. Бу җәһәттән Ләйлә кебек алга зур максатлар куеп, кыю адымнар белән баручы укучыларыбыз булганда, ил, республика, районы быз куәте, аны үстерү һәм ныгыту ышанычлы кулларда булыр, дип ышанасы килә.
Лилия ЙОСЫПОВА.