

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм татуяшәгән Илеш районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә. Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.
Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Илештә яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең иҗтимагый бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек тудырсын.
Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.