

- Соңгы елларда Югары Яркәйдәге үзәк өлешне төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Узган ел төбәк операторы линиясе буенча Совет урамы 23, 25,27 күпфатирлы йортларның түбәсенә капиталь ремонт ясалды. «Башкортишегаллары» программасы буенча Совет һәм Ленин урамнары буенча ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерелүенең беренче этапэшләре башкарылды.
Башка төбәк программалары кысаларында Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.урта мәктәпнең коймалары яңартылды. Социаль программалар фонды аша «Башнефть»нең хәйрия счетлары исәбенә узган елда Балалар иҗат үзәгенә капиталь ремонт башкарылды, материаль-техник базасы яңартылды, мебель һәм җиһазлар алынды, агымдагы елда М.Гәрәев кинотеатрына капиталь ремонт башланды.
Бүгенге көндә ике федераль дәүләт программасын кулланып, район мәдәният сарае бинасы тирәсендәге мәйданда эшләр алып барыла. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча мәдәният сарае һәм балалар сәнгать мәктәбе каршындагы территория төзекләндерелә. Биредә яңа машина юллары, яңа машина кую урыннары булдыралачак.
Мәдәният сарае алдындагы брусчатка тулысынча яңартыла, шулай ук никах балдаклары рәвешендәге арт-объект, перголлар, эскәмияләр һәм атынгыч кебек яңа кече архитектуралы формалар барлыкка киләчәк.
Югары Яркәйдәге Пушкин урамы буендагы мәдәният бүлеге янындагы территория «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзекләндерелә. Биредә ял итү зонасын төзү, машина юлларын киңәйтү, яңа парковка урыннары урнаштыру, эскәмияләрдә ял итү мөмкинлеге булган пөхтә яшел зоналар башкару планлаштырыла. Барлык эшләр дә Югары Яркәйнең үзәк өлешен төзекләндерү өчен алшарт булып тора.
Бүгенге көндә муниципаль район хакимияте һәм Яркәй авыл биләмәсе командалары район халкы белән берлектә территорияне төзекләндерү буенча Бөтенрусия конкурсында катнашу өчен зурзаявка өстендә эшли. Гаризалар бирү 1 июньдә тәмамланды. Нәтиҗәләр август ахырында көтелә.
Проект үзәктәге Яримов урамын төзекләндерүне күздә тота. Бу тарихи үзәк - гражданнарның аралашу, очрашу, сәүдә итү урыны. Үзәк мәйдандагы сәхнә яңартылачак, коры фонтан һәм атынгычлы ял итү зонасы урнаштырылачак. Яримов урамында транспорт схемасы тулысынча үзгәрәчәк. Октябрьнең 50 еллыгы урамына чыгу юлы ачылачак. Җәяүлеләр өчен юллар ясалачак. Шул рәвешле, код дизайны нигезендә, сәүдә объектлары бердәм күренешкә ия булачак, сәүдә өчен ябык һәм ачык павильоннар барлыкка киләчәк. Стадион белән парк арасындагы аллея территориясе дә төзекләндереләчәк. Стадионда яңа җәлеп итү ноктасы барлыкка киләчәк – киенү өчен зур булмаган бинасы булган скейт парк.
Төзекләндерү үз эченә гражданнарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга, урамнарның, юлларның санитар һәм эстетик торышын яхшыртуга, парклар, скверлар төзүгә һәм башкаларга юнәлдерелгән чараларның тулы бер комплексын ала һәм бу юнәлештә эш даими нигездә алып барыла. Узган елда да күп нәрсәгә ирешелде. Нәтиҗәләр күз алдында – безнең авыл җирлекләре урамнары пөхтә, чистара, халык өчен ял итү урыннары, спорт һәм балалар өчен уен зоналары барлыкка килә. Бу, әлбәттә, сөендерми кала алмый. Ләкин әле күп нәрсә эшлисе бар. Алда зур планнарга йөз тотып актив эшлибез. Халык белән үзебезнең территориябезне чистарак һәм зур шәһәргә әверелдерү өчен уртак тырышлык һәм зур теләк кенә кирәк.