

«Иҗатыбыз –халыкка!» дигәч, әллә күпме сорау туа. Кешеләр тарафыннан китапларга, матбугат чараларына, ягъни гәзит, журналларга игътибар кимегән заманда язучылар ни тәкъдим итә ала? Яшен, картын, язылган әсәрләрне укыган хиндә, нинди темалар кызыксындыра? Бүген иҗатның кадере бармы? Рсай авыл мәдәният йортында дусларча очрашу әнә шул күзлектән чыгып оештырылган иде.
Анда исә безнең район, күрше Дүртөйле, Чакмагыш һәм Татарстан Республикасының Актаныш районы иҗатчылары чакырылды.
Башлап сүз, әлбәттә, хуҗаларга – “Балкыш” әдәби берләшмәсенә бирелде. Ул күмәк рәвештә берләшмәнең гимнын башкару белән башланды. Аның сүзләрен иҗатчыларыбыз күмәкләп язды, ә музыкасын якташыбыз, БРның халыкартисты Фирдүс Шәрәфуллин иҗат итте. Кичәдә берләшмә җитәкчесе, С.Поварисов исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлфинә Сәлимова чыгыш ясап, “Балкыш” эшчәнлеге белән таныштырды. Ул билгеләгәнчә, берләшмә күп санлы булмаса да (13 әгъза исәпләнә), һәркайсы актив иҗат эшендә, эзләнүләр юлында. Үткән ел, мәсәлән, Г.Сәлимова һәм М.Шәмсиеваның Уфа шәһәрендә Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында китаплары дөнья күрсә, быел Р.Шәгали һәм М.Низаминың китаплары чыгып килә. Рита Солтанова икенче китабын язучылар берләшмәсенә тикшерүгә тапшырган. Болар янына үзнәшер юлы белән чыгарылган китаплар да байтак. Иҗатчылар гәзит һәм журнал битләрендә дә еш чыгыш ясыйлар, конкурслар, әдәби марофоннарга катнашып, җиңү яулыйлар. Бу җәһәттән Рәзиф Галиев, Рита Солтанова, Әлфирә Сәетгәрәева, Флүсә Нәбиеваларның эшчәнлеге үрнәк булып тора. Өлкән яшьтәге Фәнә Минһаҗева, Радик Мослыхов, Фәрәхия Гыйльмуханова, Фәвәрис Әгълетдинов көнүзәк темаларга язылган шигырьләрен төрле сайтлар аша халык игътибарына җиткереп тора. Фәвәрис исә шигырьләрен радио аша укып, “Юлдаш” каналының лауреаты да булды.
Югарыда әйтеп узганча, иҗатчылар район мәктәпләрендә, китапханәләрдә дә очрашуларда булып, халыкка рухи азык өстәүгә, укучы яшьләрне матур әдәбиятка, иҗатка җәлеп итүгә өлеш кертәләр. Агымдагы уку елында район мәгариф идарәсе белән берлектә мәрхүм шагыйрь Р.Хәйринең тууына -75 ел тулуга һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланга конкурслар оештырылып, һәркайсына йөзләгән укучы катнашты. Арада иҗатка тартылучы балалар барлыгы да күренде. Район балалар иҗаты йортында уздырылган йомгаклау чарасы шигърият бәйрәменә әйләнде.
Районда якташыбыз, яугир, галим, язучы Суфиян Поварисов исемендәге әдәби премия булдырылуы үзе үк киләчәктә иҗатка олы юл яруга зур дәртләндерү чарасы булып тора. Арабызда, һичшиксез, профессиональ язучылар да барлыкка килер, дип ышанасы килә.
Илешлеләрнең чыгышын Мәрьям Шәмсиева матур итеп алып барды һәм һәр язучыга үз иҗаты белән таныштыру мөмкинлеге тудырылды.
Очрашуга күрше район вәкилләре дә әзерлек белән килгән иде. Дүртөйленең “Дулкын” берләшмәсенең (җитәкчесе Алсу Әхмәтова), мәсәлән, китапханәдә укучы балалар өчен шигърият буенча мастер-класс оештыруы кызыксыну тудырды. Әйтергә кирәк, “Балкыш” әдәби берләшмәсе янында да “Яшь иҗатчы” түгәрәге оештырылган иде. Кызганычка каршы, укучылар аз санда гына килү сәбәпле, күмәк төстә эшләп китә алмады. Анда Базытамак урта мәктәбеннән (укытучылары Ильмира Ахунова) теләп йөргән яшь иҗачыларга уңышлар телисе килә. Киләчәктә укучыларның иҗат эшләре Вконтакте челтәрендәге “Яшь иҗатчы” төркеменә куеп барылачак.
Чакмагыш районының М.Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” берләшмәсе иҗатчылары (җитәкчеләре Рәзифә Сәхапова) исә соңгы вакытта районның данлы кешеләре, төрле хәрби операцияләрдә катнашучы якташлары хакында китаплар бастырып чыгарулары хакында сөйләп үттеләр. Актаныш районының “Агыйдел дулкыннары” берләшмәсе әгъзалары (җитәкчеләре Лилия Шәйгарданова) җырлы, шигырьле бүләк алып килгәннәр иде. Очрашу барышыннан күренүенчә, гомумән, бер-береңнән фәһем алырдай иҗади тәҗрибә юк түгел. Киләчәктә дә мондый очрашулар, аралашулар булып торыр дип ышанасы килә.
Лира ШАМИЛЕВА.