Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 июнь 2025, 08:00

Бурычыбыз – хәстәрлек күрү

Һәр елның 8 июнендә һөнәри бәйрәмебезне – Социаль хезмәткәр көнен билгелибез. Бу - кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган барлык гражданнарның бәйрәме. Нәкъ шушы максаттан чыгып эшчәнлек алып бара «Добро» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге. Өйләренә барып, социаль хезмәтләр күрсәтеп, пенсионерлар һәм инвалидларның тормышын җиңеләйтергә тырышабыз.

Бурычыбыз – хәстәрлек күрүБурычыбыз – хәстәрлек күрү
Бурычыбыз – хәстәрлек күрү

Эшчәнлегебезнең төп максаты - халыкны социаль яклау өлкәсендә район территориясендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, федераль һәм төбәк законнар һәм башка норматив актлар нигезендә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү.

Бүгенге көндә безнең ярдәмгә мохтаҗлар күп. Социаль хезмәт алучылар белән социаль хезмәтләр күрсәтүгә 485 килешү төзелде ( 4се - 3яшькә кадәр һәм инвалид, 167се – инвалид, 13е - тыл хезмәтчәне һәм тол калучы, 277се -хезмәт ветераны,79ы – пенсионер, 1се – махсус хәрби операциядә катнашучы, 15е – махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әнисе, 5се - озак вакытлы карау системасы гражданы). Бүгенге көндә 113 меңнән артык социаль хезмәт күрсәтелде.

Билгеле бер хезмәт күрсәтү социаль хезмәтләрдән файдаланучы опекага алынган кешенең теләгенә бәйле. Нигездә, аңа ихтыяҗ зур: азык-төлек продуктлары, сәнәгать товарлары, дарулар сатып алу һәм китерү, су белән тәэмин итү, азык әзерләүдә ярдәм итү, торак биналарны җыештыру, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, сезонлы эшләр. Гражданинның ихтыяҗларын исәпкә алып, социаль хезмәткәр атнага 2 тапкыр йөри.

Ел дәвамында график буенча барлык социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген тикшерү буенча эш алып барыла. Өйдә социаль ярдәм хезмәтләренә мохтаҗларны ачыклау һәм аларны хезмәт күрсәтүгә кабул итү буенча эш дәвам итә. Ул авыл советы авыл биләмәсе, ветераннар һәм инвалидлар советы, Илеш районындагы «Гаилә» хезмәте, район үзәк дәваханәсе, Пенсия фонды белән берлектә алып барыла. Социаль хезмәткәрләрнең җыелышлары даими үткәрелә.

Хезмәт бурычы һәм йөрәк чакыруы буенча социаль хезмәткәрләр ветераннарга, пенсионерларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итә, аларның ялгызлыгын бизи.

Үзәк хезмәткәрләре сайлау кампанияләрендә, республика, район күләмендә оештырылган чараларда актив катнаша.Күпләре намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен Почет грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шуны да билгеләргә кирәк, безнең коллектив Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша. Хезмәткәрләр акчалата, азык-түлек продуктлары җыеп тапшырды.

Бүгенге көндә авыл советы авыл биләмәләрендә эшләүче социаль хезмәткәрләр үз һөнәрләрен яратып башкара. Алар әби - бабайларны күршеләренең киңәшләре белән дәваланырга түгел, әтабиб билгеләвен катгый үтәргә өйрәтә, ничек телефон мошенникларының кармагына эләкмәскә кирәклеген, дәүләт хезмәтләре белән куллануны һ.б. аңлата.

Соңгы елларда Русия Федерациясе Президенты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә “Скандиходы” скандинавия йөрешен яратучылар берләшмәсе һәм “Заман белән бергә” пенсионерлар өчен бушлай компьютер белеменә өйрәтү курслары оештырылу оешманың аерым казанышлары булып тора. Өлкәннәр бирегә теләп йөрде, сәламәтлекләрен ныгытты.

РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча 2023 елның 1 сентябреннән “Озак вакытлы карау системасы” проекты этаплап Русиянең барлык төбәкләренә таралды. Шул рәвешле, 2024 елның 1 гыйнварыннан «Добро» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге әлеге проектта катнашып, аны гамәлгә ашыру өчен безнең районда 5 урын бүлеп бирелде. Бигрәк тә шуны билгеләп үтәсе килә, әлеге система буенча социаль хезмәт алучылар өчен түләүсез хезмәт күрсәтелә.

Барлык хезмәткәрләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Юлда нинди генә авырлыклар очрамасын, сез кешедә булган иң кыйммәтле сыйфатларны саклыйсыз: ачык күңеллесез һәм игелеклесез, һәм моның өчен һәрвакыт рәхмәткә лаексыз. Бу көнне сезгә сәламәтлек һәм сабырлык, шәхси иминлек һәм барлык өметләрнең чынга ашуын телим. Күңелегез һәрвакыт хәзергедәй якты һәм мәхәббәт белән тулы булсын.

Галия ФӘХРИСЛАМОВА, «Добро» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге дәүләт автономияле коммерция булмаган оешма директоры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас