

Иң мөһим өстенлекләрнең берсе - «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында түләүсез белем алырга яки квалификациясен күтәрергә теләгән районның актив гражданнарын яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү. Әлеге проектта катнаша ала торган гражданнарның һөнәрләре һәм категорияләренең тулы исемлеге trudvsem.ru сайтында бирелгән, өстәмә мәгълүматны халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә белергә мөмкин.
Бүгенге көндә эш эзләүдә 156 эшсез граждан исәптә тора, бу районның барлык эшкә сәләтле халкының 1 процентын тәшкил итә, әмма бу категория гражданнар белән генә хезмәттәшлек итәбез дигән сүз түгел. Исәптә тормасалар да, үзләренең хезмәт эшчәнлекләрендә, тормышында нәрсәнедер үзгәртергә, нәрсәгәдер өйрәнергә теләгәннәр белән эшлибез, болар –эшләүчеләр дә, һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларда, балигъ булмаганнар да, шул исәптән район мәктәпләре укучылары да, башка граждан категорияләре дә.
Коллективның, социаль партнерларның, эш бирүчеләрнең бердәм һәм профессиональ эше нәтиҗәсендә алдыбызга куелган бурычларны хезмәт базары ихтыяҗларын исәпкә алып үтәргә тырышабыз.
Коллективта алты инспектор эшли. Хәзерге вакытта хезмәткәрләрне яңа технологияләргә һәм хезмәт базарында кирәкле күнекмәләргә өйрәтүгә өстенлекле игътибар бирелә, шуңа күрә соңгы ике елда барлык хезмәткәрләрдә «Демография» милли проекты кысаларында укытылган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең баш инспекторы Лилия Фәтхелисламова барлык пособиеләрне исәпләү, статистик хисап бирү, мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү эше, Ләйсән Гәрәева гражданнарны хезмәт базарына социаль һәм һөнәри җайлаштыру, шулай ук аларны һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү белән шөгыльләнә. Лариса Нурыйәхмәтова һәм Эльвира Фазлыева эш эзләп мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итәләр, эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләрне эзләүдә һәм балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта эшкә урнаштыруда хезмәт күрсәтәләр. Гөлнара Имамова җәмәгать эшләре өчен эшсез гражданнарны сайлап ала һәм эш эзләүдә кыенлыклар кичергәннәрне эшкә урнаштыра. Юлия Идрисова эш бирүчеләргә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча консультация һәм методик ярдәм күрсәтә. Техник хезмәткәр Ирина Нигъмәтуллина үз бурычына намуслы карый.
Төрле елларда Илеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үсешенең башлангычында ветераннарыбыз Зөләйха Ялалова, Гөлсинә Шәйхнурова, Мөнзилә Латыйпова, Людмила Ваншина районда мәшгульлек хезмәтен үстерүгә белемнәре һәм конкрет эшләре белән зур өлеш кертте.
Республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Илеш районы буенча дәүләт казна учреждениесе территориаль бүлеге коллективын, дәүләт мәшгульлек хезмәте ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Эшкә җаваплы караулары, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булулары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, оптимизм, иҗади эш телим.
Ләйсән КОРОВКИНА, республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Илеш районы буенча территориаль бүлеге начальнигы.