

Әмма безнең эштә иң мөһиме - кәгазь мәшәкатьләре түгел, ә кешеләр белән тыгыз хезмәттәшлек. Без алар үзе хәл итә алмаган проблемаларны хәл итү өчен барлык хезмәтләр белән диалог төзибез. Кайвакытта кешенең тышкы дөнья белән бердәнбер бәйләнешенә әвереләбез. Алар үзләренең шәхси мәгълүматларын һәм мөһим документларын үзләрендә ышаныч уятучыларга гына ышанып тапшыра, ә аңа лаек булу җиңел түгел.
Социаль эш һөнәри күнекмәләрне генә түгел, башкаларның кайгысын уртаклашу, аңлау, кызгану һәм җылылык белән уртаклашуны да таләп итә. Социаль яклаучы гына түгел, психолог, юристта булу мөһим. Социаль участковый булып, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә: ялгыз өлкән яшьтәгеләргә, ветераннарга, инвалид кешеләргә, СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәргә әзер булган кеше генә эшли ала.
Өч ел эчендә 18 кешегә гомуми типтагы интернат йортларга, 12се — психоневрологик интернатларга юллама алырга ярдәм иттек, 150дән артык гражданга өйләренә барып хезмәт күрсәтелә. Шулай ук СВОда катнашучыларның 17 гаиләсенә хезмәт күрсәтүне алдык. Безнең карамакта барлыгы 400дән артык өлкән кеше һәм инвалид, бер тәрбиягә бала алган гаилә бар.
2023 ел ахырында Русиядә өлкән һәм аз хәрәкәтчән кешеләрне озак вакытлы карау системасы эшли башлады. Безнең районда шундый алты гаилә бар инде, шуларның берсе махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсе. Бу система ярдәмендә кешеләр, интернатка күчмичә, гадәти өй шартларында кирәкле тәрбия ала алалар. Бу аларның физик һәм психологик халәтен яхшырта. Өлкәннәрнең туганнары да өстәмә ярдәм һәм белем ала.
Әгәр сезгә яки якыннарыгызга ярдәм кирәк икән, безгә консультация сорап мөрәҗәгать итә аласыз. Безнең адрес:ЮгарыЯркәй авылы, Пушкин урамы, 3 йорт. Телефон:8-(34762)-5-37-07.
Социаль хезмәткәр көне - югары җаваплылык хисенә ия, бүгенге көндә моңа мохтаҗ кешеләргә ихлас күңелдән ярдәмгә килгән, үз энергияләрен, сабырлыкларын һәм рухи көчләрен мәрхәмәтлелек кылуга биргән кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Барлык хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Бәхет, тынычлык һәм игелек телибез.
Эльвиза Ягъфәрова, Гөлнур Гыймадисламова, Илеш районы социаль участковыйлар хезмәте белгечләре.