Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 июнь 2025, 03:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар!Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән Русия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү – Русия көне белән ихлас котлыйм, барыгызга да сәламәтлек, бәхет телим.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

1990 елда кабул ителгән бу иҗтимагый әһәмияттәге документ Русия составындагы төбәкләргә мөстәкыйль яшәп, үз икътисадларын ныгытырга юл ачты.
Шул исәптән, безнең республикабыз һәм районыбыз да Русия Федерациясен үстерүгә, аның дәүләтчелеген ныгытуга, дөньяда абруен күтәрүгә, төрле милләтләр дуслыгын чәчкә аттыруга үз өлешен кертә. Халкыбызның көнкүрешен, яшәешен яхшырту максатында төрле программалар кабул ителеп, алар уңышлы тормышка ашырылып килә. Киләчәктә дә изге башлангычларның уңышлы дәвам итүенә ышаныч зур.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас