

Яңа Аю авыл халкы, чит төбәкләрдә яшәүче якташлар изге эш итеп, «Нур» мәчетенең коймасын алыштырырга дип карар кабул итәләр. “Әйткән сүз, аткан ук” дигәндәй тиз арада бердәм көч белән 80 меңнән артык акча тупланып, материаллар алына.
Май азагының ямьле көнендә Яңа Аю авылында Аллаһ йорты - мәчет коймалары янартылды. Бу эш бергәләшеп иске коймаларны сүтүдән, тирә ягын чүп-чардан тазартудан, корыган агачларны кисүдән башланды.
Авыл өлкәннәре белән бергә яшьләрнең дә өмәдә катнашуы, кулларыннан килгәнчә ярдәм кулы сузуы соклану уятты.
Әлеге зур эшне башкарып чыгуда зур өлеш керткән шәхси эшкуар беренче округ депутаты Альберт Муллаәхмәтов, Яңа Аю авылында туып-үсеп, әлеге вакытта Уфа шәһәрендә гомер кичерүче, авыл өчен янып көюче Фәвәдис Фәзуллинга һәм һәр катнашкан кешегә рәхмәтләр яусын.
Миләүшә МӘҖИТОВА. Яңа Аю авылы.