

Бәйрәмдә Башкортстан Республикасы Дәүләт Жыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов, аның урынбасары Зәлия Ахунова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм күрше районнардагы бүлекчә җитәкчеләре, муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Альфира Вәлидова, Карабаш авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Баязитов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Карабаш авылындагы күркәм гаиләләр – балалар, аларның әниләре һәм нәнәйләреннән торган командалар җыелучыларны матур чыгышлары белән сөендерде. Балалар үзләре һәм гаиләләре белән таныштырды, иҗади сәләтләрен күрсәтте, үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйле сорауларга җавап бирде, бергәләп әзерләгән татар милли ризыкларын тәкъдим итте, халкыбызның борынгыдан килгән йоласын сәхнәләштерде һәм шул ук вакытта нәнәйләреннән өйрәнгән догаларны да яттан сөйләп ишеттерде. 7 яшьлек Ислам Сәйфуллин догалар укып, балага исем кушты, ә Илвер Ямалов дәү әнисе һәм дәү әтисе белән баланың беренче чәчен алу йоласын күрсәтте.
Карабаш авылының балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре (тәрбияче Алия Мәгъданова), “Апрель” балалар вокал ансамбле әгъзалары (Ирина Хафизова) үзләренең җыр-биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәде.
Чараның икенче өлеше саф һавада узды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнеголова җитәкчелегендәге “Алтын ачкыч” балалар театры коллективы “Карга боткасы” йоласын тәкъдим итте.
Бәйрәм ахырында бар кеше тәмле боткадан авыз итте.
Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА. Югары Яркәй авылы.