

Киңәшмәнең беренче өлеше «Атайсал - Кече Ватан» проекты кысаларында төзелгән объектларны караудан башланды.
Базытамак авыл клубы янындагы “Мое село родное” арт-объекты, 600 метр озынлыкта XXII партсъезд ис. кооператив ярдәмендә профнастил белән яңартылган коймалар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә быел капиталь ремонтланган “Кайгыручы ана” һәйкәле һәркемдә кызыксыну һәм соклану уятты.
Семинарда катнашучыларны 270 еллык тарихы булган, бүгенге көндә 37 кеше генә яшәгән Иске Нәдер авылында җыр-бию, икмәк-тоз белән каршы алдылар. Биредә быел авыл халкының көче белән изге урын - Җиңү паркы барлыкка килгән. Анда яу кырында илебез азатлыгы өчен башын салган солдатлар исемнәре уеп язылган яңа стелла, хәрби операциядә батырларча һәлак булган Хәлил Нәбиевка багышланган аллея булдырылган.
Бәләкәй Тәҗәй авылында беренчеләрдән булып махсус хәрби операциягә юлланып, батырларча һәлак булган Марат Мостафинның истәлегенә ачылган чишмә каралды. Әлеге изге гамәл Маратның әнисе Зөлфирә Шәмсеәхмәт кызының инициативасы һәм матди көче белән эшләнгән. Территориясе тимер койма белән уратып алынган, беседка, кое куелган, су җыйгыч урнаштырылган, чишмәгә төшәр өчен бетоннан баскыч һәм култыкса эшләнгән.
Ташкичү авылында удмурт, татар, башкорт һәм урыс халыклары дус-тату, бердәм яши, районда нинди генә чара булса да, һәрвакыт активлык күрсәтәләр. Алтын куллы туганнар – Илнур, Фәнил һәм Глүс Хөснетдиновлар үз көчләре белән авылга керү урынында арт-объект булдырган. Крестьян-фермер хужалыгы җитәкчеләре әтиле-уллы Илшат һәм Илдар Шәйхетдиновлар Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә авыл уртасында обелиск һәйкәл эшләткән.
Зират - безнең мәңгелек йортыбыз. Аны карап, төзек, чиста тоту исәннәр алдында торган изге бурычларыбызның берсе. Әлеге проект кысаларында яхшы күңелле авылдашлары һәм якташлары тарафыннан бик күп зиратларның коймалары яңартылган, ремонтланган, төзекләндерелгән.
Агымдагы елда Чияле-Әтәч авылы уртасында, мәчет һәм фельдшер-акушерлык пункты янында өр-яңа обелиск һәйкәл ачылган. Монда материалларны алуда муниципаль район хакимияте ярдәм күрсәтсә, эшне башкарып чыгуны шушы авылның булдыклы ир-егетләре үзөстенә алган.
Узган елда Чияле-Әтәч һәм Базытамак авылларын тоташтыручы җәяүлеләр күпере салынган. Әлеге күпер ярдәмендә халыкка уңайлы булсын өчен зиратка барырга туры юл эшләнгән.
Агымдагы елда биләмәдә яшәүчеләр Чияле-Әтәч авылында җиңел машиналар өчен күпер салган. Озынлыгы 38 метр тәшкил итсә, киңлеге - 3 метрдан артык. Авыл старостасы Радик Хәертдинов җитәкчелегендә барган күмәк эшкә кемдер кул эше, ә кемдер материаллар яисә акча белән ярдәм иткән.
Семинарда Базытамак авылында урнашкан янгын сүндерү депосы төзеклеге каралды. Монда бик күләмле эшләр башкарылган. Бина тышы профнастил белән тышланган, идәннәргә бетон жәелгән, стеналар штукатурланган, буялган, электр челтәрләре яңартылган, җылылык системасы, “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган. Биредә янгын сүндерү өчен “КамАЗ” автомашинасы әзерлек сызыгында тора. Урындагы инициативаларны яклау программасы белән алынган “МТЗ” тракторы һәм аңа тагылма инвентарьлар урын алган. Иң мөһиме, тракторга уңганнарның үз куллары белән ясалган асылмалы җайланма юлларны кардан чистарту һәм тигезләү өчен уңайлы грейдер эшләнгән.
Чара Базытамак авыл советы авыл биләмәсе хакимиятендә дәвам итте. Киңәшмәне алып баручы район советы секретаре Игорь Никифоров “Атайсал” проекты буенча авыл биләмәләрендә эшләнгән эшләргә йомгак ясады, кайбер биләмәләргә бу юнәлештә эшне активлаштырырга чакырды.
Семинарга муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин йомгак ясады. Ул авыл җирлегендә уңышлы эшләп килүче XXII партсъездис. кооператив җитәкчесе Неля Әхмәтова һәрвакыт авыл халкы өчен янып, ярдәм итеп, җирле хакимиятнең ныклы таянычы булып яшәвен, семинар барышында карап үткән барлык объектларны булдыруда, финанс яктан тәэмин итүдә кооперативның өлеше әйтеп бетергесез зур булуын билгеләде. Биләмә башлыгы Илфат Закировның да эшен югары бәяләде, башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга “Атайсал” проектын тормышка ашыруда зур өлеш керткәннәре өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Илдар Иршат улы чарадагыларга үз киңәш-тәкъдимнәрне җиткерде, авылларны тәртипкә китерүгә зур игътибар бирергә чакырды.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.