

“Элек поликлиникада махсус кан алу кабинеты эшли иде. Анда инде сәламәт кеше генә килә. Авылларга чыгып, күчмә кан алулар оештыралар иде. Район буенча донорларны җәлеп итү эше актив алып барылды. Бер көнне 30-50шәр кешедән кан алып кайткан вакытлары булды,- дип хәтерли ул.
Гайнулла Нәҗип улының гомум эш стажы - 40 ел, шуның 25 елын ул 86нчы һөнәри лицейда мастер булып эшләгән. Армия сафларында хезмәт иткән елларында ук беренче тапкыр кан тапшыра һәм 60 яшенә кадәр әлеге изге эшен дәвам итә. “Җиңел кичерә идем, башым да әйләнмәде, көч-егәр күп бит ул яшьчакта. Өстәвенә, моның өчен акча түлиләр, ял да бирәләр иде, шунысы да кызыктыргандыр. Тора-бара мин донорлыкның нинди мөһим һәм изге эш икәнен аңладым. Эшләгән чорда исә ашыгыч рәвештә кан кирәк булганда дәваханәгә чакырткан чаклары да булды. Кеше гомерен саклап калуда минем ярдәмем тигән икән, димәк мин донор буларак бурычымны үти алдым дип сөенәм”,- ди. Мактаулы донорларга Хөкүмәт тарафыннан елына бер тапкыр түләү билгеләнгән.
Төхбәтуллиннар икесе дә тумышы белән Чакмагыш районыннан, күркәм гаилә ул һәм кыз тәрбияләп үстергән. Кызлары Чулпан һәм уллары Радик Уфада, үз гаиләләре белән яшиләр, балалар үстерәләр.
Тормышта төрле хәлләр булып тора бит: юл һәлакәтләренә очрап, операция вакытында яки бәби тапканда күпләп кан югалтулар, яисә башка сәбәпләр нәтиҗәсендә гомерләрнең кыл өстендә калу очраклары. Менә шул чакларда Төхбәтуллинарның донор каны күпләрне яңадан аякка бастырып, якты дөньяга кайтара. Исән калуы өчен кемгә бурычлы булуы турында авыру белмәскә дә мөмкин, чөнки яшәү көче бирә торган сыеклык кан салу станциясендә саклана.
Донорлык – иң зур батырлык, кемгәдер өмет, вакыт һәм чын бәхет табу мөмкинлеген бирү. Шуңа күрә һәр донор – герой. Без барлык донорларга мәрхәмәтлелек, кешелеклелек һәм коткарылган тормышлар өчен рәхмәтле.
Лилия ЙОСЫПОВА.