

Сез аны бернинди авырлыкларсыз, хезмәтегезнең бар нечкәлекләрен белеп, аңлап, намуслы башкарасыз. Вакытыгыз белән исәпләшмичә, кайчан мөрәҗәгать итмә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерсез. Соңгы елларда “Сәламәтлек” өстенлекле гомумдәүләт проекты рамкаларында әлеге өлкәгә заманча медицина җиһазлары, төрле аппаратлар кайтарыла, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, булганнары төзекләндерелә. Билгеле, болар барысы да халык сәламәтлеген саклау, ныгыту максатында эшләнә. Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән күпкырлы ярдәм киләчәктә дә авыруларга каршы көрәшне, профилактика эшен яхшыртуга булышлык итәр, дип ышанам.
Бәйрәмегез белән котлап, гаилә бәхете, җиңел булмаган эшегездә түземлек, халык сәламәтлегенә тугры хезмәт итүегезне һәм уңышлар телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.