

Коллективта бүген 475 кеше эшли, шул исәптән 87 табиб, 236 урта медицина хезмәткәре. Коллектив елдан – ел яшь кадрлар-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары белән тулылана. 2024 елда районга 6 табиб килде. «Земский доктор» программасы буенча 4 табиб бер мәртәбә бирелә торган пособие алды. Аларга һөнәрне үзләштерергә хезмәттәшләре һәм пациентлар арасында танылу яулаган тәҗрибәле остазлар ярдәм итә.
Безнең учреждениенең төп бурычы булып беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү тора - поликлиника шартларында авыруларны ачыклау, дәвалау, профилактикалау, кискен һәм хроник авыруларны, хирургик һәм травматологик патологияне стационар дәвалау, акушер-гинекологик ярдәм, балаларга медицина ярдәме күрсәтү, вакцинопрофилактика, стоматология һ.б. пациентларны алга таба тикшерү һәм югары технологияле медицина ярдәме алу өчен Республика медицина оешмаларына җибәрәләр.
Ел дәвамында районның дәвалау учреждениеләрендә 200 меңнән артык амбулатор дәвалануга хезмәт күрсәтелә, 6 меңгә якын авыруга стационар дәвалану бирелә.
Без «Сәламәтлек», «Демография» өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыру өстендә эшләвебезне дәвам итәбез, анда төп игътибар демографик вәзгыятьне яхшыртуга бирелә. Шул максаттан балигъ булмаган һәм ятим балаларга, өлкән яшьтәге билгеле бер яшь категориясенә диспансерлаштыру үткәрелә. 2024 елда өлкәннәрне диспансерлаштыру йомгаклары буенча беренче тапкыр 3,5 меңнән артык авыру ачыкланган, шул исәптән яман шешләр – 26, шикәр чире - 90, йөрәк ишемиясе – 398 очрак.
Авыруларны дәвалауның яңа ысуллары һәм заманча дарулар гамәлгә даими кертелә, барлык дәвалау учреждениеләрендә авыруга бер үк дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә торган авыруларны дәвалауның клиник киңәшләре һәм беркетмәләре бирелә. Операция бүлмәсендә яңа наркоз аппаратлары актив файдаланыла һәм лапароскопик җайланмалар кулланып, аз инвазив операцияләр эшләү хирургия практикасына кертелде. Шулай ук стационар корпусның 3 нче катында амбулатор-тернәкләндерү бүлеге оештырылган.
2024 елда безнең районда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү, тиз торгызыла торган модуль конструкцияләр китерү, күчемсез милек объектларын сатып алу, гамәлгә ашыру буенча федераль программа кысаларында Кужбахты, Илеш, Лаяшты, Теләкәй авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде. Биналар заманча стандартлар һәм таләпләр нигезендә җиһазландырылган. Кабинетларда беренче медицина ярдәме күрсәтү, халыкны иммунизацияләү һәм анализлар алу өчен кирәкле аппаратура урнаштырылган. Без муниципаль район хакимиятенә һәм авыл биләмәләренә коммуникацияләр үткәрүдә һәм фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Республика бюджеты исәбенә 2024 елда район үзәк дәваханәсенең төп корпусында җылылык системасы алыштырылды. Федераль акчаларга маммография аппараты, күчмә рентген аппарат һәм операция өстәле сатып алынган.
Шулай ук сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы кысаларында 8 Lada Granta маркалы автомобиль кайтарылды, шул исәптән 1се яткан пациентларны йөртү өчен. Автомобильләр халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен исәпләнгән. 2025 ел башында Чияле – Әтәч һәм Кужбахты ФАП фельдшерларына беркетелгән халыкка хезмәт күрсәтү өчен санитар транспорт бүлеп бирә алдык.
Медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү һәм пациентларның тору шартларын яхшырту өчен безнең дәваханә мөһим инициативаларны актив гамәлгә ашыра. Без дәваханәнең матди-техник базасын яхшыртуны дәвам итәргә һәм хроник авыруларны профилактикалау буенча үз эшебезне активлаштырырга планлаштырабыз: бу шикәр чире, йөрәккан тамырлары авырулары, сулыш органнары белән авыручылар өчен сәламәтлек мәктәпләре.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне үз сәламәтлегегез турында кайгыртырга һәм үзегезне сакларга чакырабыз!
Район үзәк дәваханәсе фельдшер-акушерлык пунктлары аша халыкка дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеген арттыру өчен кирәкле даруларны сатуны планлаштыра. Моннан тыш, рентген, УЗИ аппараты, Автоклавны эшкәртү өчен колпоскоп сатып алу күздә тотыла. Киләчәктә район үзәк дәваханәсе төп корпусының 4 катлы бинасына капиталь ремонт ясау, 2нче каттагы лифтныэ шләтеп җибәрү – алда торган планнардан.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, энтузиазм, районыбыз халкының сәламәтлегенә хезмәт итүдә уңышлар телим.
Рәзидә ГАТАУЛЛИНА, район үзәк дәваханәсенең баш табибы.