

Күпләрнең, аеруча хәлле һәм урта хәлле крестьяннарның колхозга керәсе килмәгән. Чөнки бар кешенеке – бергә, ул – беркемнеке дә түгел, дигәннәр. Крестьяннарның власть белән бәрелешләре дә булып торган. Амбар йозакларын ватып кереп, орлык ашлыгын алып бетергән чаклар да булган. Күп крестьяннар, 1929-1930 елларда колхозга бирмәс өчен, үзләренең атларын, сыерларын, сарыкларын, дуңгызларын, хәтта бозауларын суйганнар.
Мәҗбүри коллективлаштыру аркасында җир эшкәртүчеләр үзләре эшләп тапкан продукция белән үзләре файдалана алмаган. Шул рәвешле, 1931 елда гына эш атлары саны кискен кимегән, мәсәлән, уртача 20 арттан нибары 4 кенә ат калган.
Бик зур кыенлыклар белән булса да, колхозлар әкренләп арта барган, чөнки Хөкүмәт карарын үтәү ныклы контрольгә алынган.
1931-32 еллар – репрессияләрнең икенче дулкыны (Осуждение” Тройкой”).
30 гыйнвар, 1930 ел. ВКП (б) Үзәк Комитеты политбюросы карар кабул итте: “Районнарда массакүләм коллективлаштыру вакытында, кулак хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы продукциясен һәм чәчү орлыгы запасын колхозлар, дәүләт һәм кооперативлар файдасына конфискацияләргә”.
1930 елның 16 февралендә. БАССРның үзәк сайлау комиссиясе һәм халык комиссарлары Советы күрсәтмәсе тиз арада басыла һәм районнарга җибәрелә.
Күрсәтмәдә әйтелгәнчә, урындагы власть органнарына шундый вәкаләтләр бирелә: кулаклардан чәчү орлыкларын, малларны, авыл хуҗалыгы техникасын һәм дә башка әйберләрен тартып алырга. Шунда ук кулакларга карата җинаять эше ачу, яшәгән урыннарыннан сөргенгә җибәрү башлана. Мәсәлән, сөрген урыны итеп Караидел, Белорет, Зилаер районнары билгеләнә. Кулакларга “самораскулачивание” эшләүне тыярга яки әйберләрен үзләре тарафыннан саттырмаска, үз белдекләре белән читкә чыгып китмәскә кушыла. Мондый эшләр өчен җинаять эше ачу карала.
Массакүләм мәҗбүри коллективлаштыру һәм кулакларны бетерү күз алдына да китерә алмаслык коточкыч фаҗига була. Кызганычка каршы, бу безнең тарихтагы дәүләтебез икътисадына кире йогынты ясаган кара тап.
Җинаять эшенә тарттырылганнар, атып үтерелгәннәр, яшәгән урыннардан куылган “контралар”, “халык дошманнары”, “шикле элементлар”, кулаклар һәм аларның куштаннары бик тә күп була.
Раскулачиваниегә дучар ителгәннәр 3 төркемгә бүленә. 1 нче төркемгә советларга һәм колхозлашуга каршы чыгыш ясаучылар керә. Аларны кулга алу, ә гаиләләрен сөргенгә сөрү карала. 2 төркем - эре кулаклар һәм элекке ярымалпавытлар яки җир биләүчеләр. Аларны гаиләләре белән бергә сөргенгә сөрү карала. 3 төркем - калган кулаклар. Аларны райондагы яки республикадагы махсух торак пунктларга (спецпоселение) урнаштыру карала.
Безнең районда раскулачиваниегә эләккәннәр күбрәк 1 һәм 3 төркемнәргә керә.
Районнарда раскулаченныйлар хуҗалыклары 3-5 проц. артмый.
Сталин бишъеллыкларының бөек төзелешләренә бик күп матди һәм финанс ресурслары һәм эшче куллар таләп ителә. Аларны күбрәк авылдан алып була.
Шулай итеп, “бөек киләчәк” чираттагы корбаннар таләп итә.
Үзәктән, өстән аска раскулачивание буенча яңадан-яңа күрсәтмәләр төшә. Активрак һәм тәвәккәлрәк эш итәргә кушыла. Һәм шулай эш итәләр дә. 1931 елның февраленнән октябрьгә кадәр кулаклар һәм аларның куштаннарын бетерү буенча киң күләмле дулкын үтә.
1926-1927 еллар мәгълүматлары буенча Башкортстан кулак хуҗалыклары 2,7 проц. кына тәшкил итә. ВКП (б) Үзәк Компартия секретаре В.М. Молотовның Башкортстан Өлкә Комитеты (б) Партиясен кискен тәнкыйтьләгәннән соң бу сан 6-7 проц. була. 1931 елда яңадан исәпләү үткәрәләр. Нәтиҗәдә, Башкортстан буенча 1927 елда 13,5 мең кулак булган булса, хәзер 25 154 “кулак” исәпләнә. Шулардан 7132 гаилә 1931 елның июненә инде кулакларны сөрү агымына эләгә.
Күпләрнең җирләре дә, атлары да, икмәге дә, торыр җире дә калмый, урамнарда һәм авыл юлларында хәер сорашучы балалар күренә башлый.
Өстән төшерелгән бик күп боерыклар һәм күсәтмәләр ташкынында репрессияләргә урта хәлле крестьян-середняклар гына түгел, ә даими үсеп барган налогын вакытында түләмәгәннәр, икмәк хәзерләү буенча өстәмә йөкләмәләрне вакытында үтәмәүчеләр дә эләгә. Үз малларын яшереп куйган ярлыларны да репрессиялиләр.
Мизгелдән файдаланып, активист булып киткән акырбашлар, сәләтсез шалопайлар, ялагайлар үзләренең авылдашларыннан үч ала. 1930 елның 24 августында башланган коллективлаштыру һәм кулакларны сөрү өстән төшерелгән инструкция буенча, “тройка”лар нигезендә эшли башлый.
Аңа партия райкомының җаваплы секретаре, район башкарма комитеты рәисе, ГПУ уполномоченные керә. Бу “тройка” утырышларында прокурор, үзләрен яхшы яктан таныткан коммунист һәм комсомоллар катнаша алган.
Репрессия ташкыны тик 1933 елда гына тына. Сталин белән Молотов култамгасы белән 8 майдагы инструкция районнарга таратып бирелә. Алар үзләре үк репрессияләр бәйдән ычкынды, чашты, дип язалар. “Аннары, безнең уңышларыбыз нәтиҗәсендә авылда шундый чор җитте – кулакларга гына түгел, репрессияләргә дә мохтаҗ түгелбез”.
Шуны да таныдылар: “Колхоз рәисен, идарә членнарын, авыл советы председателен, ячейка секретарен кулга алалар. Аларны район һәм край уполномоченные, ОГПУ, милиция, кыскасы, кем тели – шул кулга ала. Кулга алырга вәкаләте булмаса да, бер сәбәпсезгә, шундый принцип белән эш ителә: башта кулга алырга, аннары – тикшерегә”. Бу тану чын күңелдән булдымы? Киләчәк мондый репрессияләр булмаска тиешме? Юк шул. Хәзер билгеле булганча, репрессияләр туктап тору вакытлыча гына була. Илне ачлык яулап ала. Безнең район да читтә торып калмый, билгеле. Авылларда ачлыктан
үлү очраклары күбәя.
Шул ук вакытта безнең ил көнбатыш Европага уннарча миллион центнер икмәк сата!
1935-37 елларда авыл хуҗалыгының күтәрелеш чоры “өченче дулкын” кулга алулар белән туры килә. Аны Бөек Ватан сугышы бүлә.
Халкына карата юлбашчының һәм аның тирәсендәге фикердәшләренең явызлыклары 40 еллар ахырында һәм 50 еллар башында да дәвам итә. Шулай итеп, без 50 елдан артык “кулакларсыз” һәм законлы муллаларсыз һәм попларсыз яшәдек. Бу вакыт эчендә авыл баемады, кешеләр юмартланмады. Социаль тигезлек тә килеп чыкмады. Бертөрле чиновниклар урынына яңа бюрократия килде. Җирдән аерылган кешеләр иҗади хезмәткә кызыксынуын югалтты. Гасырлар буена килгән данлы, яхшы традицияләр, рухи кыйммәтләр аяк астына салып тапталдылар һәм югалдылар. Кешелек сыйфатлары вөҗдан күләгәсе булып кына калды. Аларның урынын ялган һәм ярамсаклану яулап алды. Җир йөзеннән аерым кешеләр генә түгел, ә тоташ авыллар җуелды.
Шулай да, халык рухи тергезелүгә, киләчәктәге яхшы тормышка ышанычын югалтмады. Шуңа күрә дә Бөек Ватан сугышының күтәрә алмаслык авыр елларында түзеп, дошманны җиңеп чыктык. 30 еллардагы киңкүләмле, фаҗигале, коточкыч вакыйгалар турында тик хәзер генә, үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык сәясәте башлангач кына билгеле булды. Төнге кулга алулар, канлы атып үтерүләр, хөрмәтле кешеләрнең серле югалулары, ачы язмыш кочагына ташланган “кулак” балаларын, муллаларны һәм попларны, мәчет-мәдрәсәләрне һәм чиркәүләрне җимерү халык хәтереннән җуелмады.
“Кулак” һәм дин әһелләренең балаларын мәктәпләргә, колхозга һәм армиягә алмыйлар. Алар сайлый һәм сайлана алмый, җитәкче вазифаларда эшли алмыйлар. Сугыш башлану куркынычы яный башлагач кына аларга мөнәсәбәт бераз үзгәрә.
Сталин лагерьларында, “Беломорканал”, Мәскәү-Идел” каналы, Кузнецк, Караганда, Воркута күмер бассейннарында һәм башка Себер һәм Ерак Көнчыгыш төзелешләрендә исән калган тоткыннар вакытыннан алда азат ителәләр. Күп тә үтми, сугыш башлангач, ватандашлары белән беррәттән хәрби хезммәткә чакырылалар һәм Кызыл Армиягә озатылалар. Аларның күпчелеге фронтта батырларча сугышып, орден-медальләргә лаек була. Ләкин үткәндәге “гонаһалы контралар” һәм аларның балалары ышаныч һәм хөрмәт яулап, “кеше” була башлагач, көнләшүче куштаннар, “Ялган” активистлар тагын бер тапкыр үзләренең
кешелексезлекләрен күрсәтә. Аларны үзләренең көндәшләре итеп күрәләр. Җае чыкканда: “Кая үрмәлисең, контра, үзеңнең кем икәнеңне оныттың мени?” – дип ябышалар. Мондый сүзләргә каршы тору мөмкин булмый, әлбәттә. Бу - компетентсыз чиновникларның эш стиле һәм тоталитар режим системасының ачы җимешләре. Авыл борчылып, куркып яшәгән вакытлар. Заговорчыподкулачниклар исемлегенә эләкмәс өчен, күрше – күршегә, туган – туганга, дус – дуска керергә курыккан. Агымга каршы барырга тырышучы ничек кенә көчле һәм кыю булмасын, гомуми җимергеч ташкында сына. Ләкин кешелек сыйфатлары нигезенә чаклы бетми. Сталин үлгәннән соң, иркен тын алу һәм теләгәнчә хәрәкәт итү мөмкинлеге туа. Нинди зур кыенлыклар, күпсанлы кеше корбаннары, гаять зур матди һәм мораль галтулар белән барса да, бу чынбарлык белән килешергә туры килә. Бу - безнең тарих.
Шулай итеп, социализм төзелешендә иң әһәмиятле һәм иң авыр 1931-1933 еллар була. Тоташ коллективлаштыру башланганчы, күп крестьянның үз икмәге
кыш уртасына гына җиткән, чөнки 1930-1931 елларда уңыш гектарына 6-7 центнердан артмаган. 15 проц. артык крестьянның атлары инде тартып алынган булган, шуның аркасында үз җирләрен күпләр эшкәртә алмаган. Аның өстенә, сирәк очракта мал, чәчү орлыгы, эш кораллары, хуҗалык корылмалары, раскулаченныйларның йортлары колхозларның бүленми торган фондларында булалар һәм чиновниклар тарафыннан сатылып, таратып бетерелә.
Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү түбәнәя. Агыйдел буенда һәм урман буйларында яшәгән халык бернәрсә дә чәчми, тирә-як табигать аларга шомырт, балан, чикләвек һәм күптөрле җиләк бирә. Ә Агыйдел инде, әлбәттә, балык белән тәэмин итә. Чабата, мунчала һәм башка әйберләр эшләр өчен юкә кайрысы җитәрлек була.
Базарларда алар чана, көянтә, балта саплары, агач көрәкләр һәм башка шундый вак-төяк белән сату итәләр. Кипкән җимешләрне һәм чикләвекне бәрәңге белән арыш онына алмашып, шулай икенче базарга чаклы яшиләр. Агыйдел буе крестьяннары гына түгел, дала зонасында яшәгәннәре дә бодай икмәге тәмен белмәгәннәр диярлек, чөнки безнең якларда бодайны бары тик уңдырышлы җирләрне биләгән аерым “зажиточный” НЭП-маннар, колонистнемецлар гына үстергән.
1931 елда колхозлар чәчү орлыгына ссуда алалар. Киләчәктә үз бодай икмәгебез булачак дигән ышаныч белән крестьяннар, ирләр белән беррәттән хатын-кызлар да аркаларына капчык асып, җәяүләп, 60-70 чакрымдагы Топорнино (хәзерге Кушнаренко) ашлык кабул итү пунктыннан ташыганнар. (фотода, заготзерно складлары да шушы тегермән янында ук булганнар ). 1931 ел бик авыр булган, икмәк уңмаган.
Һәрбер авыл үзе бер колхоз булган. 1932 елның язы тагын да авыррак килә. Эш атларын ашатырга азык булмый. Чәчү орлыгы җитми. Авырлыкларга түзә алмыйча, һәм дә ачка үлмәс өчен, күп кенә хезмәткә яраклы колхозчылар шәһәрләргә, төрле кәсепләргә чыгып китәләр. Берничә аерым хуҗалык булып калган ярлы крестьяннар үз җирләрен ташлый, чәчми. Язга табан ачтан үлү очраклары да була. Күпләр онга пычкы чүбе яки көрпә кушып пешерелгән икмәк ашыйлар.
1932 елга районның яртысында крестьян хуҗалыгы коллективлаштырыла. Азык һәм фураж җитмәү сәбәпле, Базытамак авылыннан 340 гаилә бик авыр хәлдә
кала. Череккүлдән – 345, Яркәйдән 413 гаиләдә 1932-1933 елгы кыш айларында массакүләм ачлык була. Бик күпләр, бернинди документсыз Урта Азиягә, Себергә, Магниткага, Чиләбегә һәм башка җирләргә чыгып китә. Ил буенча аларның исәбе-хисабы булмый.
1933 елда Илеш районы (1936) төзелгәнгә чаклы, икътисади яктан ныклы 145 колхоз, 450 хуҗалык исәбендәге бригада исәпләнә (Дүртөйле районы белән бергә). 1930 елның 20 августында ВЦИК СССР карары белән Башкортстанда 48 район төзелә, шул исәптән Дүртөйле районы да. Хәзерге Илеш районы бөтен мәйданы диярлек белән шунда керә.
Чакмагыш һәм Кушнаренко районының кайбер авыллары Дүртөйле районына карый. Анда 208 авыл, 40 авыл Советы исәпләнә. Илеш районы төзелгәннән соң
(1935 ел) Дүртөйле районында 104 авыл кала.
1963 ел март. Илеш районы Дүртөйле районы белән берләштерелә һәм Илеш районы дип йөртелә. Ә 1965 ел башында районнар яңадан аерыла. Бу инде тарихның тагын бер кискен борылышы.
Фәнис СӘФИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре. Материал Әхсән Сәлимовның “На земле Дюртюлинской” дигән китабыннан алынды. Мәскәү. “Колос”. 1994.