

Сәламләү сүзе белән Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан Республикасы оешмасы рәисе Олег Ротов чыгыш ясап, балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән тәбрик итте, әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдерде һәм муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдиновка Мактау грамотасы тапшырды. Дүртөйле шәһәр һәм Дүртөйле районыннан инвалидлар җәмгыяте идарәсе рәисе Зәйдүнә Гатауллина да биредә җыелучыларны котлады, изге теләкләрен җиткерде һәм язмышның борчылуларын кичерергә мөмкинлек бирә торган рух көченә соклануын белдерде. Инвалидлар хакында хәстәрлек күргән, кайгыртучанлык күрсәткән, гомумән, аларның тормышы өчен уңай шартлар тудыруда үз өлешен керткән өчен район инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Гарифуллинга Мактау грамотасы тапшырды.
Катнашучылар өчен төрле спорт уеннары һәм конкурслар, гамәли иҗат буенча мастеркласслар оештырылды. Балалар кашык белән, капчык киеп йөгерү, призлар кисү кебек халык уеннарында актив катнашты һәм, әлбәттә, бүләкләр алды.
Сабантуйда “Гаилә” хезмәте «Очрашу урыны» гаилә клубының «Баланы үстерәбез: җиңел һәм гади» дигән темага очрашуы үткәрде. Логопед һәм гаилә хезмәте психологы ачык һавада мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән коррекцион-үстерү дәресләре үткәрде, аларга әти-әниләре ярдәм итте.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзара аралашып, гадәти уңайсыз зонадан чыгып, яңа энергия белән тулыланды, үзләренең сәләтләрен, иҗатларын күрсәтте, команда һәм ярыш тәҗрибәсе туплады.
Бәйрәмдә “Яңгыравыклы үкчә” (җитәкчесе – Г.Габдекәева) бию ансамбле дәртле биюләре белән һәркемнең күңелен күтәрде.