Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 июнь 2025, 08:30

Гөрләп үтте бәйрәмнәр

Иштирәк авылында Сабантуй бәйрәме, елдагыча, күңелле үтте. Әлеге бәйрәм хезмәт сөючән халкының күңелле итеп ял итә белүләрен, җыр-моңга осталыгын, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлады.

Гөрләп үтте бәйрәмнәрГөрләп үтте бәйрәмнәр
Гөрләп үтте бәйрәмнәр

Бәйрәмгә авыл халкы, игенчелекне үстерүгә, ил табынын баетуга ел әйләнәсенә тир түккән хезмәт ияләре - авыл хуҗалыгы алдынгылары, читтә яшәүче якташларыбыз, республикабызның төрле өлкәләрендә дәрәҗәле урыннарда хезмәт иткән хөрмәтле авылдашларыбыз килгән. Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, республиканың “Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире, әлеге чараны башлап оештыручы Фаил Фәтхетдинов сәламләп, күңелле яллар теләде, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик итте.

Чара авылыбызның республикага, Русиягә танылган талантлы артистлар - баянчылар Халит Фәтыйхов, Фирдүс Шәрәфуллин, аның тормыш иптәше, җырчы Зилә Мусина-Шәрәфуллина, Карабаш авылының виртуоз баянчысы, бар яклап та талантлы егет Илназ Мөсәлләмов, җырчылар Лилия Фәтыйхова, Фәйрүзә Нурыева, Фирзинә Абдуллина, Илшат Сибәгатуллин, Айбулат Гыйләҗетдинов һ.б. кунакларны җылы кабул итеп, аларның чыгышлары алкышларга күмелде.

Шулай ук бәйрәм барышында төрле милли һәм спорт уеннары оештырылды – капчык киеп йөгерү, чиләк белән су ташу, чаңгы ярышы һ.б. һәркем ихлас катнашты.

Күркәм кичәне уздыруда күп көч салган, чараны оештыруда матди ярдәм күрсәтүче, авылдашлары өчен җан атып, мөмкинлекләрен кызганмыйча, изге гамәл кылган барлык үзмәшгүльлек эшендә катнашучыларга, спонсорларга, артистларга, халыкка рәхмәт сүзләре әйтелде.

Чагу бәйрәмне Иштирәк кызы Гөлшат Рамазанова-Сафина матур итеп алып барды.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас