

Язгы кыр эшләренә йомгак ясалып, алдынгы механизаторларыбыз, водительләребез, савучыларыбыз, юбилярлар бүләкләнде. Шулай ук «Атайсал» республика программасында катнашып, авылыбыз чишмәсен төзекләнддерүдә зур өлеш керткән авылдашларыбыз бүләкләнде. Биләмә территориясендәге барлык эшләрдә дә актив катнашып, авылыбызны матурлауда, төзекләндерүдә ярдәм кулы сузган активистларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Иске Күктау мәдәният йортының мәдәни эшчесе Элиза Гарифуллина, Татарстанның күренекле артистлары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар һәм аларның төркеме, юмор остасы Рөстәм Хәсәновның җырбиюләре, чыгышлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Чара уен-көлке белән үрелеп барды.
Төрле халык уеннары оештырылып, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сабантуйга килгән һәркем пылау һәм кайнар чәй белән сыйланды. «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең бухгалтерия кызлары-егетләренә, белгечләренә, поварларына, авыл биләмәсе башлыгына һәм эшчеләренә, мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп, мәчет эшчеләренә, табын әзерләп һәм уеннар оештырып, Сабантуйны күңелле уздырганнары өчен бар халык зур рәхмәтләрен белдерде.
Бәйрәм авылдашларыбыз күңеленә хуш килде. Сабантуйны үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар Җиһанша улы Мөхәрләмовка, Башкортстан Республикасы дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Фларис Рифкать улы Шәйхетдиновка барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Рәмилә МӨХӘМӘТДИНОВА, Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.