Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 июнь 2025, 06:00

Мактала кыр эшчәннәре

Сабантуйны күңел җылылыгы белән каршылады илешлеләр,чөнки булачак өметебез - яңа уңышка оптималь срокларда сыйфатлы итеп нигез салынды. Чәчүнең тәмамлануын гына көткәндәй, шифалы яңгырлар да явып тора, җир дымга туена. Шуның нәтиҗәсе буларак, басуларда шытымнар тигез, матур булып калкып чыкты. Болар барысы да авыл кешесенең күңеленә өмет өстәде, бәйрәм рухы тудырды.

Мактала кыр эшчәннәреМактала кыр эшчәннәре
Мактала кыр эшчәннәре

Өстәвенә, пәнҗешәмбе көнне иртәннән үк һава торышы да кояшлы, матур көн белән сөендерде, райондашлар яңа уңышка нигез салу куанычы тантанасына елларның имин, бәрәкәтле килүенә шатланып, игеннәрнең мул булачагына өмет баглап, туганнар, дус – ишләр белән очрашып күрешергә, уен – бәйгеләрдә катнашырга дип, бердәм булып җыйналды. Мәйдан, елдагыча, үзенә төрле төстәге бизәкләрне: аллы-гөлле тасмалар, шарлар, шатерлар, палаткалар, балалар өчен аттракционнарны сыйдырган. Әлеге күркәм бәйрәмне билгеләргә килгән районыбызның, республикабызның төрле төбәк кунаклары бу көнне үзләренең халык горефгадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирамын һәм хөрмәтен белдерде. Әйтергә кирәк, чара күңелле үтте. Традициягә ярашлы, мәйданга җырлар һәм дәртле биюләр белән милли костюмнардан яшьләр чыкты, алар икмәккә, игенче хезмәтенә, милләтара дуслыкка ихтирам күрсәтте.

Гадәттәгечә, тарантасларда милли киемдәге кыз һәм егет бәйрәмгә җыелучыларны Илеш икмәге һәм милли ризыгыбыз - чәк-чәк белән сәламләде, фанфаралар Сабантуй башлануын хәбәр итте.

Үзешчән сәнгать осталары катнашлыгында әдәби - хореографик композицияне дә һәркем сокланып карады, анда чагу төсләр белән бизәлгән костюмнар аша райондагы төрле милләт халыкларының бердәмлеге, дуслыгы чагылдырылды.

Илеш Сабантуе быел да күп кунакларны кабул итте – РФ Федераль Җыелышы-Дәүләт Думасы депутаты Рифат Габделхак улы Шәйхетдинов, Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Кирилл Сергеевич Первов, Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Ковшов Артем Васильевич, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Депутаты Фларис Рифкать улы Шәйхетдинов, Баймак районы муниципаль район Советы рәисе Илдар Сабир улы Бәхтияров сәхнә түренә күтәрелде. 

Беренче булып сүзне муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин алды. «Элек-электән тарихи традиция буенча, язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, милләтенә, диненә, яшенә карамастан, халкыбыз шундый матур бәйрәмгә җыелган. Бүген - уңдырышлы Илеш җирендә чын-чыннан зур һәм шатлыклы бәйрәм. Бар авыл хезмәтчәннәрен, игенчеләребезне, терлекчеләребезне лаеклы данлыйбыз, хезмәтчәннәрнең эшсөючәнлеге, ныклылыгы, авыл хуҗалыгы культураларыннан яхшы уңыш алганнары өчен зур рәхмәт әйтәбез, - дип башлады ул чыгышын.

–Без катлаулы вакытта яшибез. Якташларыбызның күбесе алгы сызыкта, көрәш кырында. Кызганычка каршы, югалтулар да бар. Яу кырында булганнарның барысына да без аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Барлык илешлеләргә, җитәкчеләргә, коллективларга алгы сызыктагы егетләргә күрсәткән хәйрия ярдәмегез өчен рәхмәтемне җиткерәм.

1964 елдан Сабантуй бәйрәме ике бөек районны берләштерә, алар республиканың төрле почмакларында урнашкан. Бу - Баймак һәм Илеш районы. Бер ел да, бер минут та, бер генә район да дуслыкны, туганлыкны һәм безнең мөнәсәбәтләрне үзгәртмәде. Зур трибуна аша илешлеләр исеменнән Республика җитәкчелегенә һәм Хөкүмәтенә, Радий Фәрит улы Хәбировка зур рәхмәтемне белдерәм, – диде. Сүзне республика кунаклары дәвам итеп, алар тәбрикләүләре аша район халкының хезмәт сөючәнлеген һәм бердәмлеген ассызыклады, киләчәккә уңышлар теләде. Барлык чыгышлардан соң район алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәмнең чагу бизәге булган парадны Бөек Ватан сугышы чорындагы техникада ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучыштурмовик Муса Гәрәев, Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинны гәүдәләндергән парад ачты. Халык аларны алкышлар белән каршылады, бу мизгелдә һәркемнең йөзендә геройларга карата рәхмәт, хөрмәт, зур горурлык хисләре чагылды. Арытаба “Хәрби туганлык” җәмәгать оешмасы вәкилләре, Чечен, Әфган, төрле локаль сугышларда батырлык күрсәткән яугир интернационалистлар, квадроцикллар, үтте. Сабантуй мәйданына яшь армиячеләр һәр илешлегә дәүләт символының мөһимлеген ассызыклап, күпгасырлык тарихны, гореф-гадәтләрне һәм җиңүләрне белдергән илебезнең төп символын - Русия флагын алып керде. Арытаба Шәйморатовчылар зәңгәр төсе- күк йөзен, гаделлекне һәм уй-ниятләрнең сафлыгын аңлаткан, агы - республика халыкларының тынычлыкны һәм татулыкны сөюен белдергән, яшеле— азатлык һәм тормышның мәңгелеген, курай чәчәге – дуслык символы, аның таҗлары җиде буынны билгеләгән Башкортстан флагы белән мәйданга үтте. Алар артыннан - муниципаль һәм республика олимпиадаларында, иҗади конкурсларында җиңү яулаган призерлар- балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләр иярде. Парадны волонтерлар, кадетлар, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары, уку алдынгылары, Бөтенрусия, республика, район олимпиадалары, ярышлары, конкурслары призерлары, җиңүчеләре, көрәш буенча призерлар, волейбол, тхэквандо, футбол, каратэ, йөзү һ.б. уеннар буенча ярышларда җиңү яулаган яшь спортчылар, Башкорт аграр - технология колледжы талиблары, М.Гәрәев ис. балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучылары, спорт ярышлары һәм массакүләм уеннар судьялары, тренерлары, төрле милләт мәдәниятен чагылдырган ансамбль вәкилләре дәвам итте. Арытаба авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә район горурлыгы булган шәхесләр, шәхси эшкуарлар, оешмапредприятиеләрнең хезмәт алдынгылары белән авыл хуҗалыгы, оешмапредприятиеләре техникалары узды.

Сабантуйның тантаналы өлешенең иң күркәм моментларының берсе, һичшиксез, чәчү алдынгыларын билгеләү булгандыр. Сәхнәгә бер-бер артлы “Чәчү- 2025” батырлары, басучылыкта, терлекчелектә югары производство күрсәткечләренә ирешкән, шулай ук язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча иң яхшылары чакырылып тәбрикләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу данлауларны игенчеләребез, терлекчеләребез, гомумән, авыл уңганнары үз-үзләрен аямыйча, көнне-төнгә ялгап эшләп, тырыш хезмәт аша лаеклы яулады. Шуңа күрә күпләр өчен Сабантуй хезмәтенең нәтиҗәсе белән горурлану тантанасы булса, кемгәдер алардан үрнәк алып, шундый биеклекләргә күтәрелү өчен әйдәүче хезмәт бәйрәме булгандыр.

Сабантуйның игътибарны җәлеп иткән иң мавыктыргыч моментларының берсе, мөгаен, ул – авиашоу булгандыр, “Первушино” аэродром комплексының җиңел класслы самолеты горизонталь динамика алымнарын кулланып, кунакларга тамаша тәкъдим итте. Арытаба пилотаж төркеме командиры Сергей Миңнеголов илешлеләргә эфир аша үзенең котлауларын җиткерде. 

Сабантуйда спорт ярышлары зур активлык белән үтте. Капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, катыктан тәңкә эзләү, чүлмәк вату, капчык белән сугышуда һ.б. милли уеннарда бала-чага, яше-карты, төрле төбәкләрдән туган җирен сагынып кайткан якташлар, кунаклар бик теләп катнашты. Авыш баганага менүдә Иван Байбородов җитезлек күрсәтсә, туры баганага менүдә Югары Яркәйдән Динар Баһаутдинов җиңүче булды. Волейбол уены да җанлы барып, кызлар арасында Югары Яркәйдәге беренче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Хыял” командасы (өлкән төркем) беренче урынга чыкты, “Алга” хатын—кызлар җыелма командасы - икенче, Югары Яркәйдәге беренче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Яшьлек” командасы ( кече төркем) өченче урыннарны бүлеште. Егетләр арасында Дүртөйледән “Радмир” командасы - беренче, Югары Яркәйдәге укучыларның “Урал” командасы – икенче, Исәмәт авыл советы авыл биләмәсе - өченче урыннарда. Сабантуйның чагу бизәге булган милли көрәштә бил бирмәс көрәшчеләрдән яшүсмерләр арасында 40 кг категориядә Ислам Нуртдинов беренче урынга лаек дип табылса, Шамил Шакиров һәм Әмирхан Гафаровка икенче-өченче урын бирелде. 45кг авырлык категориясендә Тимир Сәләхов, Низам Сарсенбаев, Айзат Зәкәриев беренче-икенче-өченче урыннарга чыкты. 55 кг категориядә Әмир Галләмов беренче булса, Булат Мортазин, Әмир Муллаянов - икенчеөченче урыннарда, 60 кг категориядә Ислам Даутов- беренче, Ильяр Әһлиуллин һәм Линар Шәйхлисламов -икенче-өченче урыннарда дип билгеләнде. 65 кг кадәр категориядә Айнур Ямалиев – беренче, Айдар Әкрамов - икенче, Илнур Вәлиханов - өченче урында.

Ир-егетләр арасындагы бәйге дә киеренке барды. Нәтиҗәләргә килгәндә, 60 кг авырлык категориясендә Илдус Әхмәров - беренче, Аскар Рәхмәтуллин-икенче, Ильяр Әһлетдинов өченче урын алуга иреште. 80 кг килограммда Илназ Гамиловка тиңләшүче табылмады, Эльвир Гыйләҗев һәм Айгизәр Хөснуллин икенче - өченче урыннарны бүлеште. 90 кг кадәрге категориядә Айдар Галимов җиңү яуласа, Алмаз Ямалиев һәм Рәмил Нуретдинов -икенче-өченче урыннарда. Җиңүчеләргә - бүләкләр, чемпионнарга тәкәләр тапшырылды.

Атлар чабышы башлануга бу спорт төрен яратучылар мәйдан янына җыелды. Беренче заездда стартка урындагы чабышкы атлар чыгып, 3400м дистанциядә А.Галимов шәхси хуҗалыгыннан “Эфис” кушаматлы атында Д.Мәтагуллин беренче, И.Абдуллин шәхси хуҗалыгыннан “Бандит” атында А.Шаһиев икенче килде. Икенче заездда урыс юртаклары арасында (1700м) “Агыйдел” җәмгыятенең “Линар” атында мастер- ат йөртүче Д.Хафизов беренче килде. Икенче -өченче урыннарны Р.Мостафин шәхси хуҗалыгыннан «Ламбрджини» атында Р.Мостафин белән “Леманграс” атында Т.Шаплена бүлеште. Өченче заездда урындагы чабышкы атлар ярышында (3400) И.Абдуллин шәхси хуҗалыгыннан «Ласточка» атында Ә.Шаһиев, Ф.Гәрәев шәхси хуҗалыгыннан «Молния»да Ф.Гәрәев, Кара- Юрга ат-спорт комплексының «Чин» атында И.Сәлемгәрәев-җиңүчеләр. Дүртенче заездда урыс юртаклары арасында (1700) “Урожай” җәмгыятеннән “Али” атында А.Сабиров беренче булса, Б.Нәҗмиев шәхси хуҗалыгыннан «Глория Чип» та Б.Нәҗмиев, Куйбышев ис. җәмгыятьтән «Алмина Лав»та Ф.Ганеев – икенче-өченче урыннарда. Бишенче заездда чиста токымлы чабышкы атлар ярышында (700) Ф.Алтапов КФХсыннан «Грин Жал» атында Ф.Алтапов -беренче, Р.Мостафин шәхси хуҗалыгыннан «Джамбо»да Р.Сәлихов –икенче, Э.Хәбибуллин КФХсыннан “Плиз фокус” та А.Хәертдинов өченче урында. Алтынчы заездда урыс юртаклары арасында (1700) Р.Хәмәдиев шәхси хуҗалыгыннан «Грифон» атында Р.Хәмәдиев-беренче булса, Р.Вәлиев шәхси хуҗалыгыннан “Пылкий Девиз” ында Р.Вәлиев, «Игривый»да Б.Нәҗмиев икенче-өченче булып финишка килде. Җиденче заездда ярым токымлы чабышкылар арасында (1700) Р.Мостафин шәхси хуҗалыгының “Чеченис” атында Р.Сәлиховка тиңләшүче булмады. Куйбышев ис. җәмгыятьнең “Жардан”атында Ф.Ганеев – икенче, Ф.Садыйков шәхси хуҗалыгыннан “Пиона”да Д.Максимов өченче килде. Сигезенче заездда ике яшьлек чабышкы атлар арасында (1700) “Кара Юрга” ат-спорт комплексының «Дизельная» атында А.Шәехморзин - беренче, И.Абдуллин шәхси хуҗалыгыннан «Хулиган» атында А.Шаһиев-икенче, «Красавица»да Д.Сәфиуллин өченче урынга лаек булды.

Чарада район мәдәният сарае хезмәткәрләренең, шулай ук Удмуртия Республикасының “Италмас” дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле әзерләгән программа, Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев концерты чараның гүзәл бер өлешен тәшкил итте. Моннан тыш, кече сәхнәләрдә дә уен-көлке, җыр-моң агылып торды. Бәйрәмдә «Росэкстрим» арканда йөрүчеләр ансамбле чыгышын һәркем, олысы, кечесе дә кызыксынып, сокланып карады. Сабантуй тәмамланды. Әмма хезмәт, дуслык, җыр, спорт бәйрәмендә алган тәэссоратлар анда катнашкан һәркем күңелендә яңарыр, матур хатирәләре белән әледән-әле искә төшәр, сагындырыр. Игенченең, һәр кешенең изге уе бүген бер- дөньялар имин, бәрәкәтле булсын, килер көннәребез якты өмет булып, күңелләребезне җылытсын. 

Лилия ЙОСЫПОВА. Алина ХӘДИМУЛЛИНА фотолары.

Мактала кыр эшчәннәре
Мактала кыр эшчәннәре
Мактала кыр эшчәннәре
Мактала кыр эшчәннәре
Мактала кыр эшчәннәре
Мактала кыр эшчәннәре
Мактала кыр эшчәннәре
Мактала кыр эшчәннәре
Мактала кыр эшчәннәре
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас