

Ә.Баев 1925 елның 25 маенда Иләкшиде авылында туа. Кече яшьтән хезмәттә чыныгып үсә. Буыннары ныгып кына килгән вакытта 17 яшьлек егетне 1942 елда сугышка алып китәләр. Ул 278нче укчы полк составында сугышка керә, дошманнарга каршы аяусыз көрәшә. Ә 1943 елның сентябрендә аның уң кулы яралана. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң, кире яу кырына кайта. 1944 елның февралендә ул контузия ала, ишетмәс була, куллары яралана, госпитальдә дәваланганнан соң демобилизацияләнә.
Тынгысыз яугирр тик ятамы соң? Яралары төзәлеп беткәнче үк Иләкшидедә бригадир булып эшли башлый. Эшче көче техника җитми. Ә хуҗалыкны аякка бастырырга кирәк. Әдип Солтан улы оештыру сәләтен шушында күрсәтеп өлгерә. 1948 елда Стәрлетамак авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга китә ул. Аны тәмамлагач, туган авылына агроном булып эшкә кайта.
Яшь белгечне 1955 елда Ульянов ис. колхозга парторг, агроном итеп тәгаенлиләр. Ә 1956 елда шактый тәҗрибә туплаган, тормышның ачысын-төчесен татыган Ә.Баевны туган авылына колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Ул бүгенге М.Гәрәев ис. кооператив (элеккке “Коммунар”) белән гомеренең соңгы көненә кадәр җитәкчелек итә.
Эшне кайдан башларга дип, аптырап тормый ул. Туган ягы басуларының физик көчләрен яхшы белә. Аның өчен беренче бурыч – гектар көчен арттыру була. Ә моның өчен игенчелекнең югары культурасына ирешергә кирәк. Туфракка үбрәк органик ашлама кертүне ел әйләнәсенә алып баруның мөһимлеген аңлата белгечләргә. Тырыша, кайвакыт орыша, барыбер максатына ирешә. Минераль ашламаларны басуларның картограммасы нигезендә кертелүен даими контрольдә тота: чәчү һәм урып җыю чорына тәүлеккә 4-5 сәгать кенә ял итеп алу аның гадәтенә кереп китә.
Беренче уңышлары да озак көттерми. 1957 елда мул уңыш үстергәне өчен Әдип Баев, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, бронза медаленә лаек була. Яңадан ул ВДНХның 4 медале, туган ил алдындагы фидакарь хезмәтләре өчен Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, III дәрәҗә Дан орденнары, күп кенә Почет грамоталары белән бүләкләнә, “Башкортстанның атказанган агрономы” исеме беренчеләрдән булып бирелә.
Терлекчелек тармагын үстерү өчен дә күп көч салган. Банкта хуҗалык исәбенә акча туплангач, фермаларда мал тораклары төзү, нәселле маллар сатып алуга игътибар бирелә.
Ел саен колхоз буенча 10-15 кешене Караиделгә агач хәзерләргә җибәреп, һәр гаиләне йорт-куралы итә. Сәламәтлекләре какшаганда ял йортларына, санаторийларга льготалы путевкалар юллап алыша.
«Миңа да Әдип Солтан улы белән бер чорда 8 ел эшләү бәхете тиде. Ул елларда «Коммунар» колхозы районда алдынгылардан иде. Монда үз һөнәренең остасы, күпләргә үрнәк булган җитәкче Әдип Солтан улының өлеше зур булды”, диде үз чыгышында район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов.
Бүгенге көндә дә М. Гәрәев ис кооператив алдынгылар сафында. Хуҗалык белән Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илгизәр Хәмидуллин җитәкчелек итә. Илгизәр Кыягап улының данлыклы авылдашын хөрмәтләве, аны искә алуы - киләчәк буын өчен дә, шул чорда яшәп эшләгәннәр өчен дә зур мәртәбә.
Чарада Әдип Солтан улының балалары әтиләре турындагы җылы хатирәләр белән бүлешсә, Әдип Солтан улы кул астында эшләгән Фәнүсә Идиятуллина, Фина Мусина, Флүрә Маннанова истәлекләре белән уртаклашты.
Хәтер кичәсе авылның үзешчән артистлары башкарган җыр-моң белән үрелеп барды. Әдип Баев истәлегенә куелган тактаташ янында райондашыбыз рухына догалар кылынып, чәчкәләр салынды.
Лира КӘБИРОВА.