Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 июнь 2025, 06:00

Күмәк көч белән

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Һәркем аның яныннан узганда гына булса да, үзенең бу дөньяда мәңгегә килмәгәнлеген исенә төшерә. Үзләренең мәрхүм булган әби-бабалары, әти-әниләре, туганнары рухына дога кыла. Үзенең тормышына нәтиҗә ясый, кылган гамәлләре турында уйлана.

Күмәк көч беләнКүмәк көч белән
Күмәк көч белән

– Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да шулай ук җыештырылган, аның коймалары, чардуганнары буялган булырга тиеш. Ә аның савабы әйтеп бетергесез, – ди өлкәннәребез.

Бүгенге көндә мәңгелек йортка игътибар көннән-көн арта бара. Иске Хаҗи авылындагы зират халык бердәмлеге белән яхшылап төзекләндерелде. Территориясе матур итеп коймалап алынды. Бу олы эшкә башлангычны шушы авылда туып-үсеп, озак еллар Нижневартовский шәһәрендә эшләп, пенсиягә чыккач, әти-әнисенең нигезенә кайтып, йорт салып авылда гомер итүче Венир Фәрхетдинов алына. Иң элек шушы авылда туып-үсеп һәм хәзерге вакытта чит җирләрдә яшәүче авылдашлардан акчалата ярдәм булганнан соң, барлык кирәк-яраклар алына.

Авылдашы Рәфил Хәмидуллин белән үз транспортларында материаллар алып кайталар. Чыгышлары белән Иске Хаҗи авылы халкы аларның бу эшләрен күтәреп ала һәм бергә-бергә өмәләр оештыралар. Зиратны чистарталар, артык, егылган агачларны кисәләр. Чардуганнар өстенә төшмәсен дип үз тракторында Рәфил Хәмид уллин ярдәмгә килә. Шулай итеп зират кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан тазартыла, тирә-ягы яңа койма белән әйләндереп алына. Мәңгелек йорт ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып тора. Бер сүз белән әйткәндә, һәр кеше бу эшкә үз өлешен кертергә тырышты.

Шушы эшне башлап йөргән, үзенең көчен дә, вакытын да кызганмаган Венир Фәрхетдиновка олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Авыл инде күптән юк, ләкин авылның янәшәсендә зират шаулап утыра. Шушында һәркемнең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Бакыйлыкка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урыны – ул зират. Үлгәннән соң әхирәттә булачакны искә төшерү, мәрхүмнәребез өчен дога кылу өчен генә түгел, вафат булган туганнарыбызның каберләрен төзекләндерүне, чистартуны ниятләп тә зиратка килә кешеләр.

Мондый чистарган, төзекләндергән зиратларны күрү күңелләргә якты нур өсти. Башка янәшәдә яшәүче авыллар да алардан үрнәк алсалар иде.

Миләүшә МӘҖИТОВА, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас