

“Илеш” кооперативы үзенең шундый уңганнарына таянып эшли. Биредә намуслы хезмәт алып барган сез рәсемдә күргән Алмаз Наҗаров чынлап та сыната торганнардан түгел.
Механизатор Алмаз Габидулла улы хезмәт юлын туган хуҗалыгында 1992елда башлый. Ул “Е-302” мал азыгы уру комбайнын хезмәтләндереп, сыйфатлы мал азыгы хәзерләүдә катнаша. 2017 елдан мал азыгы һәм ашлык уру комбайннары штурвалы артына утыра. Тырыш мехнизатор үз һөнәренә тугры калып, эшен намуслы башкара. Үзе хезмәтләндергән техникаларны һәрвакыт төзек йөртә. Комбайнын язын беренчеләрдән булып техник карауларга әзерли, көзге кыр эшләре тәмамлангач, бар таләпләрне төгәл үтәп кышкы саклауга куя. Табигатьнең нинди көннәре булуына карамастан, А.Наҗаров гел эштә. Кышында тик тормый, малларны ашатуда катнаша.
Әлеге вакытта кооперативта яшел уракта – сенаж салуда өлгерлек күрсәтә. Алмаз Габидулла улы ярдәмчел булуы, гаделлеге, төгәллеге, игътибарлы булуы белән авылдашлары алдында ихтирам яулады.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен район Сабантуенда А.Наҗаров муниципаль район хакимиятенең Дипломы белән һәм акчалата бүләкләнде.
Фәния БАСЫЙРОВА, баш бухгалтер.