

“Куркак мең үлә, батыр бер үлә”- дигәннәр борынгылар. Вафат булса да даны илебез тарихында, халык хәтерендә меңәр ел саклана. Немец фашистларына каршы 1418 көн буена барган сугыш Совет халкының зур җиңүе белән тәмамлана. 9 Май бөтен дөнья тарихына Советлар Союзының Германия гаскәрләрен тар-мар иткән зур бәйрәме - Җиңү көне булып тарихка кереп кала. Үлемгә каршы барган, илен саклап, бер адым да артка чигенмәгән батыр совет солдаты! Бик сирәкләре исән бүгенге көндә. Килер буыннар онытмасын, искә алып яшәсен өчен һәйкәлләргә күчте сезнең дан.
Завод-фабрикаларда, авылларда эшкә яраклы ир-егетләр бары да сугышта. Алар урынына тракторларга, станоклар артына хатын-кызлар, картлар, балалар басты. Ә тормышны алып барырга кирәк - игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган са-лымын да түләргә кирәк. Ләкин сынмаган, сыгылмаган сугыш елы балалары, ирләре урынына барлык авыр эшне үз иңнәренә алып калган хатын-кызлар, өлкәннәр бирешмәгән авырлыкка. Күпләре корыч айгырларны иярләп, тракторларга утырган. Ә сабан артында – әле яңа гына сабыйлыктан чыккан яп-яшь кызлар, малайлар. у вакытта әтиләре, абыйлары, сөйгәннәре танкларга каршы атакага күтәрелсә, хатын-кызлар тылда икмәк үстереп, сугышка озаткан. Бар авырлыкларга түзеп булыр иде, тик көн дә әле бу, әле теге өйгә кара кәгазьләр агыла. Яшь хатыннар ирсез, балалар әтисез, җиләктәй кызлар ярсыз калган. Башкаларның әтиләре яраланып кайтып егылганда да, безнеке дә кайтсын иде, аяксыз булса да, тик исән булсын иде дип, авыр суладылар күпләр. Сугыш беткәч тә, тыл батырлары көнне-төнгә ялгап эшләүләрен дәвам итәләр. Үз көчләре белән җиргә Бөек Җиңү алып килүчеләр сугыш беткәч тә ил язмышына кушылып, хәрабәләрне торгызырга хезмәткә җигелә.
Торачы авылыннан сугыш башлану белән бер-бер артлы 165 кеше фронтка китә. Аларны Яркәйдә митинг ясап, Груздевкада пароходларга төяп, Идел буйлап озатканнар. Хуҗалыкта рәислекне Гөлсем апа алып кала. Сугыш беткәнче ул бар авырлыкны авыл халкы белән бергә күтәреп, җитәкчелекне үзе тарта. Үз эшен сугыштан беренчеләрдән булып кайткан Хәсәнҗан Нурыевка тапшыра.
Совет солдатына куркыныч кораллы фашистларны җиңеп чыгарга тылның көчлелеге ярдәм итә. Сугышка тиклем гаилә корып, берничә ел гына ир бәхете күреп калган тыл хатыннары бүген исән түгелләр инде. Бүген без ул елларның бар ачысын әниләре белән бергә үткәргән сугыш елы балалары турында горурланып сөйлибез.
94 яшен тутырган Мөзәккирә апа Мостафинага сугыш башланганда ун яшь була. Балачагын бик ачынып искә ала. “Колхоз атларына ашарга җитми, хәлсезләр. Көрт ерып печәнлеккә бара алмыйлар. Без, балалар, кыш буе, кар көрәп, атларга яланга юллар сала идек. Көн дә сарыкларга тал кисеп ташыйбыз, Андреевкага симәнәгә барабыз, алып кайтып чәчәбез дә, тагын төнгелеккә китәбез. Кеше эштән үлми, шуны белеп үстек. Тату булды халык, бер – беребез өчен үлә язып тордык!”.
Исанбай авылы кызы Мәзкүрә апага сугыш башланганда ундүрт яшь була: Авылдагы бар эш балачага, хатын- кыз, өлкәннәр кулында. “Көне-төне басуда көлтә бәйләдек, башак җыйдык. Яз агулы башактан күп кеше кырылды авылда. Безне сыер алып калды. Фронт өчен эшләдек, бәрәңге турап киптердек, кисетләр тектек кич утырып, оекбаш бәйләдек. Нәрсә бар, бүлешеп ашадык. Җиңү көнендә әткәемне ихатага кереп, әллә ничә кеше күккә чөйде. Шатлык, сөенеч килде шул көнне барыбызга да. Әнкәйләрнең кочаклашып елаганнары истә”, -дип хатирәләр белән бүлешә иде өлкән буын вәкиле.
Сугыш башланганда Галия апага уналты яшь була. “Исемдә, бер кайгысыз кичке уеннар, көне-төне эш белән алышынды. Тракторда 15-16 яшьлек егетләр, ә ургычта без, кызлар. Халыктан оекбаш, бияләй, тәмәке җыйныйбыз. Тату булдык, кайгы басты безне – чөнки көн саен кара кагәзь килде өйләргә”, - дип искә ала иде ул.
Торачы авылы кызы Хөллия Арслановага ундүрт яшь була. Өлкәннәргә төшкән бурычны, балалар да җигелеп тарта. Урак уру, симәнә ташу, тубал белән ашлык чәчү – бу эшләр бар да Хөллия апаның кулларыннан үтә. Аякка басып булмый бүген, ничә еллар юеш чабата белән йөрүләр сиздерә хәзер”,- дип искә ала иде ул.
Исән чакларында бик күп сугыш елы балалары белән сөйләшеп утырырга туры килде. Фотога төшереп, сөйләгәннәрен тыңлап, бергә чәйләп утырганнарны сагынып искә алам бүген. Әйе, барысы да “Бүген рәхәттә яшибез. Тормышның кадерен белегез, бердәм булыгыз. Сугышны башкача күрергә язмасын!" - дип тәмамлыйлар иде алар сүзләрен. Бер телем икмәкне, бер бәрәңгене уртага бүлешеп ашап, авыр сугыш юллары уздырган сугыш елы балаларын без бүген искә алырга тиешбез. Сугышка каршы торыр өчен, дәһшәтле еллар балаларының васыятьләрен истә тотыйк, бердәм булыйк!
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Торачы авылы.