Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
22 июнь 2025, 08:00

Тыныч тормыш өчен көрәшкән

1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына басып керә.

Тыныч тормыш өчен көрәшкәнТыныч тормыш өчен көрәшкән
Тыныч тормыш өчен көрәшкән

Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан бөтен халыкларның язмышында хәлиткеч роль уйнаган Бөек Ватан сугышы башлана. Башкортстан Республикасы сугышның беренче көннәреннән үк илдәге мөһим тыл базаларыннан берсенә әйләнә. Биредә сугышлар бармаса да, республика халкының җиңүгә керткән өлеше бик зур була. Бар дөньяны чолгап алган фашизм шаукымы ил чигеннән бик ерак тарафларда урнашкан туган авылым Үрмәткә дә кагыла. Сугыш ишек какмаган бер генә йорт та калмый. Бөек Ватан сугышы елларында авылыбызның 300дән артык ир-егете яу яланына китә. Аларның 180е туган ягына әйләнеп кайта алмый, ике дистәдән артык кеше фашист концлагерында яфа чигә.

19 яшьлек Хирәҗетдин Хөснетдинов 1942 елда генерал Шәйморатовның 112нче Башкорт кавалериясе составында сугышка китә. “Фашистны тиз арада тар-мар итәрбез һәм тыныч тормышка әйләнеп кайтырбыз”, – дип хыяллана ул. Ләкин язмыш башкача хәл итә. Хирәҗетдин Камал улы, дәһшәтле сугышны башыннан ахырына кадәр үтеп, күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыгы өчен бик күп медальләр белән бүләкләнә. Ветеран “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Батырлыклары өчен” медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены балкый аның күкрәгендә.

Ватан алдында алты ел бурычын үтәгән сугышчы, каты яралану сәбәпле, демобилизацияләнеп, 1947 елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Аңа инде ул вакытта 25 яшь була, шуңа күрә гаилә кору турында уйлана башлый. Манчар авылының сылуы Галиягә күзе төшеп йөргән егет озакка сузмый, кызга тәкъдим ясый. Сугыштан соң авыр елларда яшьләр гаилә корып җибәрә, аннары тормышларына ямь өстәп бер-бер артлы балалары туа. Хөснетдиновлар 6 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Нинди генә эшкә тотынмасын, ул аны җиренә җиткереп башкара. Армый-талмый башкарган хезмәте, эшкә җаваплы мөнәсәбәте белән авылдашларының абруен һәм хөрмәтен яулый.

Газиз кешеләренең яшьлеген, сәламәтлеген биреп яуланган тыныч тормышта үскән алты улы да намус белән илнең төрле почмакларында армия хезмәтен үтәләр. Төпчеге Марсель Украина җирләрендә әтисе калдырган эзләрдән йөреп кайта.

Ветеранның якты дөньядан китүенә бихисап еллар үтсә дә, авылдашлар хәтерендә ул тормыш юлын намус белән үткән ир узаманы булып саклана.

Индиза САТТАРОВА. Үрмәт авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас